news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Илдус белән дуэт туды»

news_top

Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер мәҗлестән видео белән уртаклашты. «Илдус белән дуэт туды, ничек сезгә?» – дип язган ул.

Видеода күренгәнчә, Айгөл Бариева җырлый, ә Камал театры актеры Илдус Габдрахманов аның янында биеп йөри.

Әмма Илдусның бу хәрәкәтләрен аңлап бетермәүчеләр булган. Аның бу хәрәкәтләрен хатын-кызга хөрмәтсезлек билгесе, дип тә кабул иткәннәр. «Шундый матур җырны бозып, маймыл кебек сикермәгез инде», – дип тә язганнар.

Шунда ук биюче актерны аны башка язылучылар һәм Айгөл Бариева да яклап чыккан.

«Илдус бик матур бии. Ул – Татарстанның халык артисты, аның үз номерлары бар, ул стэп бии. Шул кичне аннан биергә сорадылар. Әмма ул ботинкасын алырга оныткан, һәм без шундый номер тәкъдим итәргә булдык», – дип яза Айгөл Бариева.

«Ул бит театр артисты. Иҗади кешегә урынында утырып тору кыен, бигрәк тә мәхәббәт турында җыр булганда», «Матур җырны беркем дә бозмый. Утырып тыңлап торырга йөрәге түзмәгән», «Биюче артист ничек түзсен биимичә. Бәйрәмгә килгәнчең икән, яхшы кәеф булсын! Турсаеп утырсынмы?» – кебек комментарийлар бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2025
    Исемсез
    Шундый шәп биюче бу жырны тыңлый да, аңлый да белми бугай. Айгөл шәп биюченең үз артында ни кыланганын күрми.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар