Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Икебез дә авырып ятмыйча, беркемгә дә йөк булмыйча китәргә хыялландык»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Икебез дә авырып ятмыйча, беркемгә дә йөк булмыйча китәргә хыялландык»
"Татар-информ" архивы

Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә ире Линар турында якты хатирәләре белән бүлешә.

Мондый зур югалтуны кем ничек кичерә бит… Кемдер үз эченә бикләнә, кеше күрмәс, сөйләшмәс дәрәҗәгә килә, ә кемдер, киресенчә, аралашуларга мохтаҗ.  Айгөл Бариева да шул рәвешле күңелен бушата, виртуаль дусларына ире турында сөйләү аңа аз гына булса да хәсрәтеннән арынып торырга ярдәм итә.

«Мин язачакмын. Мине кызгануларын теләп түгел. Юк. Мин аның да әлеге юлларны укыганын беләм…

Бу көннәрдә сездән шулхәтле күп смслар алдым, якыннарыгызны югалту тарихларын язасыз. Һәр кешенең үз йөрәк ярасы, үз сынаулары. Барыгызның да кайгысын уртаклашам.

Без бу җиргә сынаулар аша узар һәм җирдәге бурычларыбызны үтәр өчен килгәнбез. Бу сүзләрне миңа бер зирәк ханым әйтте. Аның сүзләрен үзгәртүләрсез китерәм:

«Айгөл, кайгыгызны уртаклашам. Кешенең китүен ул үзенең җирдәге бурычларын үтәп, кире рухи дөньяга әйләнеп кайтты дип уйларга кирәк. Әле моңа лаек булырга да кирәк», – диде ул. Бу сүзләр мине иремне югалтуга башка күзлектән карарга мәҗбүр итте. Чынлап та, без монда вакытлыча, ә менә Линарым кебек китеп баруга лаек булырга кирәк әле.

Без Линарым белән бу темага бик еш сөйләшә идек. Икебез дә озак вакытлар авырып ятмыйча, беркемгә дә йөк булмыйча, китәргә хыялландык.

Линарым болай итеп китүгә лаек. Әле кайчан диген! Шундый изге көннәрдә. Күпме кешеләр аның рухына Исламның йөрәге булган Мәккәдә дога кылды.

Линарым еш кына мине кочаклап, менә бу фотодагы кебек күзләрен йомып: «Ярый әле син бар! Син миңа Аллаһы Тәгаләдән җибрелгән иң зур бүләк. Хәтта бу бүләкнең нәрсә өчен бирелгәнлеген дә белмим», - дип кабатлый иде. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

Линарым, Аллаһы Тәгалә бернәрсәне дә болай гына эшләми. Син боларның барысына да лаек идең. Күрәсең, бу дөньядагы бурычларыңны үтәп бетергәнсеңдер.

Мин ышанам, оҗмахта да син бәхетле булырсың. Син безнең йөрәкләрдә. Урының оҗмахта, рухын шат булсын бәгьрем! (телефонымда ул нәкъ менә шулай дип сакланган)», - дип яза Айгөл Бариева телеграм-каналларында. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100