Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Ул яра төзәлми, аның белән яшәргә өйрәнәсең»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Ул яра төзәлми, аның белән яшәргә өйрәнәсең»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева әтисе – Камал театры артисты Шамил Бариевны искә ала. Бүген аның вафатына 29 ел. 

«Бүген минем өчен моңсу көннәремнең берсе. Әтием киткән көн. 29 ел элек бу көнне минем тормыш үзгәрде дә куйды. Ничә ел үтсә дә, ул яра төзәлми, бары тик аның белән яшәргә өйрәнәсең генә. Ләкин шунысы күңелне җылыта – кая гына барсам да, бөтен җирдә әтиемне һаман да җылы искә алалар, хәтерлиләр, юксыналар…

Урының оҗмахта, рухың шат булсын, әтием», – дип яза ул. 

Җырчының «Телеграм» каналын карап баручылар да Шамил Бариевны җылы итеп искә ала. «Хөрмәт итәбез, Айгөл, әтиегезне. Урыннары оҗмахта булсын әти-әниегез, тормыш иптәшегезнең. Бер хәл хәтердә. Сез әтиегез белән радиога килгән идегез. «Институтны тәмамлагач, сез җырчы буласызмы?» – дип сорагач: «Юк, мин җыр укытучысы булам», – дип җавап кайтарган идегез», – дип язып калдырган бер ханым. «Рәхмәт искә төшерүегезгә. Менә сүземдә тормадым шул», – дигән аңа каршы Айгөл Бариева. 

Айгөл Бариева әтисе белән әнисен бер-бер артлы диярлек югалткан. 2022 елда җырчыга тагын бер зур хәсрәт кичерергә туры килде –  ире Линар Юсиповны җирләде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100