Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Бу – уза торган кайгы түгел»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Бу – уза торган кайгы түгел»
"Татар-информ" архивы

«Син – көчле хатын-кыз». Бу сүзләрне соңгы арада Айгөл Бариевага бик еш ишетергә туры килә икән. Бу хакта артист Телеграм каналында яза. 

«Кем ул көчле хатын-кыз? Нинди ул? Мин чыннан да шундыйлар рәтенә керәмме? Гомумән, хатын-кыз көчле булырга тиешме?

Мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Хәтта хәзер, күпме сынаулар аша узганнан соң да… 

Минем кебекләр меңләгән, юк, миллионлаган. Һәркем кайгысын үзенчә кичерә. Кемдер үз эченә бикләнә, кемдер елый, кемдер тулысынча эшкә бирелә. 

Миңа «тиздән барысы да үтәчәк», «вакыт кирәк» дигән сүзләр язарга кирәкми. Мин моның алай булмаячагын әнием мисалында беләм. Тол калганнан соң аның һәр көне истә. Бу – уза торган кайгы түгел. Әмма һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Мин газапланмау юлын сайлыйм. Мин яшәүне сайлыйм. 

Минем көчле түгел, бәхетле буласым килә!» – дигән ул.

Айгөл Бариева белән виртуаль дуслары да килешәләр. «Эш тә, яраткан шөгыльләрең дә бу кайгыларны онытырга бирми. Уйдырма сүзләр бу», «Вакыт узган саен яралар тирәнәя генә. Ләкин җырда да бар бит «авыр булса да яшәргә кирәк» дигән сүзләр. Линарның, әти-әниеңнең якты истәлеге, балаларыгызның матур киләчәге хакына яшәргә кирәк сезгә», – дип яза алар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100