Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Бик зур сөенечебез бар»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Бик зур сөенечебез бар»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева бик зур сөенече белән уртаклашты. Җырчының зур горурлыгы – кызы Айлинә КАИның самолет төзелеше факультетын тәмамлаган.

«Кызым бүген соңгы сессиясен гел "5"легә тәмамлап, уку йортының бишенче курсын бетерде!

КАИ бит ул һәм нинди факультет – самолет төзелеше! Алда әле диплом яклыйсы бар, ә укулар инде башка булмаячак», – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә. 

Социаль челтәрдәге дуслары матур сүзләрен кызганмаганнар.  «Айгөл, шундый сөендем сезнең өчен. Аллаһка шөкер, нинди зур шатлык. Бәхетле, сау-сәламәт булсын балаларыгыз, үзегез. Әти-әни балалары өчен ут йота инде, юлларында үзләре кебек уңган, яхшы күңелле, булган кешеләр генә очрасын», – дип яза алар.

Айлинәнең үзенә атап язылган комментарийлар да бик күп. 

«Молодец, сеңлем. Юлларыңда гел яхшы кешеләр генә очрап торсын. Искиткеч чибәр, акыллы татар кызы», – дип язган Илсөя Бәдретдинова. «Уңышлар балакай, Раббым зур бәхетләр насыйп итсен үзеңә», – дигән Гөлүсә Шаһбан. Гөлназ Закирова, Гөлнара Тимерҗанова, Алия Исрафилова, Гөлнара Габидуллина һәм башка артистлар да Айлинәгә зур унышлар юлдаш булуын теләгән. 

Айлинә үзе дә җавапсыз калмаган. «Аллаһының рәхмәте яусын! Матур теләкләрегез, сүзләрегез өчен зур рәхмәт, бик-бик шатмын. Үз сүзләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын», – дип матур итеп язып куйган инсафлы, әдәпле Айлинә. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100