Айгөл Бариева кеше сүзе турында ни уйлавы хакында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.
«Аллаһка якынайган саен, кешеләрнең синең турында нәрсә язганнары, синең артыңда нәрсә сөйләгәннәре – барысы да бөтенләй икенче планга күчә икән. Барысын да тыныч, елмаеп кына кабул итәргә өйрәнәсең,чөнки ул синең өчен мөһим түгел. Иң мөһиме – Аллаһның ризалыгы һәм Аның рәхмәте», – дип белдергән җырчы.
Халык җырчының сүзләре белән килешкән һәм аның гүзәллегенә соклануын белдергән.