Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерле иртәне сезгә тели әтием». Айгөл Бариева мәрхүм әтисенең туган көненә шигырь язган

news_top_970_100
«Хәерле иртәне сезгә тели әтием». Айгөл Бариева мәрхүм әтисенең туган көненә шигырь язган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева әтисен – Камал театры артисты Шамил Бариевны искә алган. Ул социаль челтәрләрдә әтисенә багышлап язган шигыре белән дә уртаклаша.

«Бүген хәерле иртәне сезгә тели әтием. Бүген – аның көне! Исән булса, аңа бүген 72 яшь тулган булыр иде.

Урының – оҗмахта, рухың шат булсын, әти!

Яратам, юксынам, сагынам...

Әткәй, бәгърем, тагын сиңа килдем,
Сөйгән гөлләреңне китердем.
Син бит, әткәй, мине артык сөеп,
Шул гөлләрдәй назлап үстердең.

Юлларымда җил-давыллар купса,
Үз күкрәген куеп капладың.
Мин тормышта язлар гына тоеп,
Синең ышыгыңнан атладым

Гомеремдә бер очратсам әгәр,
Синдәй яратканны баласын.
Әйтер идем: «Артык иркәләмә,
Уйла аның ялгыз каласын.
Кайгыларны әле күрәсен…»

Айгөл Бариеваның дуслары да пост астында Шамил Бариев турындагы истәлекләрен язып калдырган. 

«Яраткан артистым. Сезнең белән җырлаганы истә калган. Театрда уйнаганын бик ярата идем. Элек артистларны бик олылап, ихтирам белән карый идек. Рухы шат булсын»; «Шамил абый – минем балачак тавышы… Шундый якын һәм шундый ерак...»;

«Телеспектакльнең ничек аталганын оныттым. Ләкин аның җырлавы бүгенгедәй хәтеремдә. Тавышы чиста, көчле иде, һәр кешенең йөрәгенә үтеп керде. Хәзер Камал театрында аның кебек җырлаучылар да, андый спектакльләр дә, кызганыч, юк инде», – дигән фикерләр бар. 

Айгөл Бариева соңгы комментарий иясенә спектакльнең «Язгы аҗаган» дип аталганын искә төшергән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100