news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Әхмәтгалиева: «Иремнән тун да, йөзек-алка да сорамыйм, китап чыгарыйк әле, дим»

news_top
Айгөл Әхмәтгалиева: «Иремнән тун да, йөзек-алка да сорамыйм, китап чыгарыйк әле, дим»

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» мәдәни проектының III сезоны старт алды. Әдәбият сөючеләр белән очрашуга Чаллыдан Айгөл Әхмәтгалиева һәм Түбән Камадан Айдар Нуриев килгәннәр иде. Заказ буенча язу иҗатмы ул? 200 елдан соң татар булырмы? Сез артистлардан, җырчылардан, ник мин дә шундый түгел, дип көнләшәсезме? Зифа Кадырова китапларын Айгөл Әхмәтгалиева язганмы? Бу һәм башка сорауларга җаваплар – безнең репортажда.

«Залда яшьләр күп булуы сөендерә»

Очрашу башында сәламләү сүзе белән «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова чыгыш ясады. Ул нефть чыгаручы компаниянең социаль проектларга зур әһәмият бирүен билгеләп үтте.

«Без китапханәләрне яңа басмалар белән тулыландырып торабыз, үзебез дә ел саен китаплар бастырабыз, яза гына башлаган авторларны укытабыз, тәҗрибәле язучылар белән шушындый очрашулар оештырабыз. Бүген залда яшьләр күп булу сөендерә. Бәлки, алар арасыннан кемдер тормыш юлын иҗат белән бәйләр. Мондый чаралар язучыларның иҗат дөньясын тирәнтен өйрәнергә һәм заманча татар әдәбиятына яңача карарга, бүгенге авторларның нәрсә белән яшәвен, аларны ни борчуын, ни турында язуларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә», – диде Эльмира Газизова һәм «Әдәби атнакич» мәдәни проектын тормышка ашыру алга таба да дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Исегезгә төшерәбез, проектның оештыручылары – «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге. Ул 2024 елның ноябрь аенда яшь талантларны барлау, аларны актив иҗатка җәлеп итү максатыннан башланып киткән иде.

Шунысын да искәртик, Айгөл Әхмәтгалиева – «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты, Мәхмүд Кашгарый, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев исм. әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Айдар Нуриев – яшь прозаик, драматург, «Заманча драматургия» лабораториясенең финалисты, «Татар сүзе» бәйгесе җиңүчесе.

«Мин шагыйрь түгел, шагыйрь – ул Кадыйр Сибгатуллин»

Кичәне Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр алып барды. Очрашуга Әлмәтнең төрле уку йортларыннан укучылар, язучылар, журналистлар, Әлмәт театры артистлары һәм башка әдәбият сөючеләр килгән иде. Тамашачылар арасында язучылар Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираи-Муллаянова, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар да бар иде.

Экранда Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренә язылган «Ак чәчәкләр» җыры видеоклибы күрсәтелде.

– Айгөл, син 17 проза китабы авторы, синең пьесаларың буенча театрлар 14 спектакль чыгарган, тик барыбер тамашачыларның күбесе сине «Ак чәчәкләр» җыры авторы буларак белә. Ни өчен шигырь китабы чыгармыйсың? — дип сорады Равил Сабыр.

– Шигырь китабым бар минем, дөрес, мин аны үзем өчен генә чыгардым. Чөнки мин үземне шагыйрь дип санамыйм. «Мәйдан» журналында эшләгәндә, 2002 елда Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышлап бер сан чыгарган идек. Менә шунда мин шагыйрьнең нинди булырга тиеш икәнен аңладым, шигырьдәге моңны тойдым. Шагыйрь – ул Кадыйр Сибгатуллин, ә мин шагыйрь түгел. Шулай да Миләүшә Ләбибовна (Айтуганова – иск.авт.) Габдрахман Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романы буенча сериал төшерү өчен сценарий язуны миңа ышанып тапшыргач, моның һәр сериясе башында шундый талгын гына берәр җыр булса, әйбәт булыр иде, дим. Миләүшә ханым, бик яхшы, сүзләрен яз, диде. Шулай итеп бу җыр туды. Тик ул шигырь түгел, җыр сүзләре. Алар икесе ике нәрсә, – дип сөйләде Айгөл Әхмәтгалиева.

«Хәния Фәрхи турындагы китаптан интрига эзләмәгез»

Чираттагы сорау заказ буенча язу турында иде.

– Айгөл, менә син «Яңа гасыр» телеканалыннан «Ак чәчәкләр» буенча заказ алгансың, Мәдәният министрлыгы заказы, төгәлрәк гранты буенча беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында «Туташ» романы яздың, Хәния Фәрхи турында повесть чыгардың. Авырмы ул заказ буенча язу? Иҗатмы ул гомумән?

– Ул Мәдәният министрлыгы гранты буенча акча бирәчәкләрен мин соңрак кына белдем, бүтән кешеләр әйткәч кенә. Заказга килгәндә, кушканны эшләүдән дә авыр әйбер юк. Җаныңа ятмаса. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән син эшкә тотынасың да, шуның белән «чирли» башлыйсың, заказ икәнен дә онытасың, җаның-тәнең белән иҗатка чумасың. «Туташ» романын язарга алынганда мин үземнең нинди амбразурага ташланганымны белеп тә бетермәгәнмен. Миңа кадәр инде әллә күпме галим Гыйззәтуллинаның тормышын өйрәнеп метрикасын да таба алмаганнар. Аның төгәл датасы да юк, кайчан туганы билгесез, чөнки хәтта үз кулы белән өч төрле дата язып калдырган, – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Хәния Фәрхи турындагы китапны искә алып, ул залда утырган аның курсташларына рәхмәтләрен җиткерде.

– Мин китап өчен бөртекләп материал җыйганда, Әлмәт театрына килеп, алар белән очрашкан идем, алар үз истәлекләре белән бүлеште. Бу китап чыгаруда аларның да өлеше бар, бик зур рәхмәт сезгә! Менә шулай итеп, тамчыдан күл җыела диләр бит, истәлекләр тыңлый-тыңлый бер китаплык материал җыелды. Басманың башына ук язып куйдым, бу китаптан интрига эзләмәгез, дидем. Чөнки мин колагыма тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрне китап битенә төшерсәм, үз өстемә мең гөнаһ алган булыр идем. Кемдер әйтте дип кенә тегеләй булган, болай булган икән дип яза алмый идем берничек тә. Аллаһ каршында һәр язган сүз өчен җавап бирәсе бар бит әле. Мин шул принцип белән яшим, һәр сүз өчен җаваплылык тоеп язам, – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Зифа Кадырова китапларын үзе язганмы?

Интрига дигәннән, Айгөл Әхмәтгалиева бер имеш-мимешкә дә ачыклык кертте. «Зифа Кадырованың бөтен китапларын чынлыкта Айгөл Әхмәтгалиева язган, дигән сүзләр йөри, ә чынлыкта ничек?» – дигән сорауга ул болай диде:

— Беренчедән, «язган» түгел, икенчедән, «бөтен китапларын» түгел. Тик шулай да Зифа апаның беренче өч китабын редакцияләдем. Берсе – Сөмбел турындагы китабы — «Сагынырсың, мин булмам». Аннан «Язмыш сынавы» һәм «Көтеп узган гомер». Кулъязмасын редакциягә алып килгәч: «Зифа апа, эчтәлеге бик әйбәт, халык яратып укыячак, ләкин бу рәвешле журналга да биреп булмый, китап итеп тә чыгарып булмый, эшкәртергә кирәк», – дидем. Ул миннән сорады инде һәм хәтеремдә, беренче китабын өч ай дәвамында редакцияләгән идем. Аллаһка шөкер, Зифа апаның китаплары бик популяр, алар халыкны яңадан татар китабын укуга тартты, китапханәләргә кайтарды, театрлар спектакльләр куйды.

Тагын бер кызыклы факт: Айгөл Әхмәтгалиеваның әдәбиятка булган мәхәббәте шоколадтан башланган икән.

– Балага төп юлны күрсәтүче ике канат бар. Берсе – әти-әнисе, икенчесе – укытучылар. Башлангыч сыйныфта укыганда шигырь язарга өй эше бирәләр иде, дүрт юл язып киләсең. Укытучыбыз Әсма апа «Яшь ленинчы»га җибәрә дә, алар Аллаһның рәхмәте белән басылып чыга иде. Ә шуның иң тәмле, иң рәхәт мизгеле беләсезме нәрсә? 1 сум 50 тиен гонорар түләнә иде. Һәм менә шул үзең эшләп алган акчаны тотып, кибеткә барып фольгага төрелгән зур шоколад сатып аласың, өйдә әти-әниең, сеңелләрен белән бүлешеп ашыйсың… – дип бүлеште Айгөл Әхмәтгалиева.

– Мин кечкенә чакта безнең өйдә алтын-көмеш, хрусталь-мазар булмады, китап, китап, китап иде, – дип дәвам итте ул. – Әти белән әни кая барсалар да – хәтерлим бер сары сумка бар иде — шуңа төяп китап алып кайталар иде. Ә мин, ашамасам – ашамадым, эчмәсәм – эчмәдем, китап укый идем. Укырга ярамый, сиңа әле иртәрәк, дигән бөтен китапларны, менә шулай дигәнгә күрә яшергән җирдән эзләп табып, кача-кача укый идем.

– Шулар арасыннан кайсысы иң нык йогынты ясады?

– Лев Толстойның «Воскресение» романы.

– Ничә яшьтә укыдың?

– Җиденче сыйныфта укый идем бугай.

– Аңа кадәр фахишәләрнең кем икәнен белә идеңме соң?

– Юк ла инде! Каян белим?!

«Берәү дә атта йөрми, кучерлар да юк»

Айдар Нуриевның иҗатка килгән юлы – башкачарак. Ул үзенең шигырь дәфтәрләрен юрган астында саклаган.

– Мәктәптә шигырь язган булды. Дүрт-биш дәфтәр җыелган иде. Шигырьләр дә бар иде анда, хикәя дә. Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып киткәндә,мунча якканда бөтенесен да тоттым да яктым! Яшүсмерлек максимализмыдыр инде. Аннары биш ел институт, аннары армия, эш, гаилә... Соңрак, тормышта барысы да тынычлангач, җайга салынгач, ничектер үзеннән үзе кире кайтылды язуга», – дип сөйләде ул.

Яшьләр китап укымый, телефонга кадалып утыралар, тиздән ясалма фәһем шагыйрьләрне дә алыштырачак, гомумән кешегә эш калмаячак, дигән сорау яңгырагач, Айдар Нуриев барысын да тынычландырырга тырышты:

Беләсезме, безнең эрага кадәр яшәгән язучылар да шулай дип язып калдырган: хәзерге яшьләр азды, олыларның сүзен тыңламыйлар, үзләре турында гына уйлыйлар, мондый яшьләр белән безнең бернинди дә киләчәк була алмый, дигәннәр. Бу мәңгелек тема. Менә залда утырган олы яшьтәге абый-апалардан сорасагыз, яшь чакта аларны да, иманым камил, шулай дип сүккәннәр. Телибезме, юкмы, телефоннар, ясалма фәһем – алар бүгенге чынбарлык. Узган гасыр башында, Англиядә автомобильләр барлыкка килгәч, кучерлар баш күтәргән. Имеш тә, машина нигә кирәк ул, менә бит бер дигән атлар бар. Бүген берәү дә атта йөрми, кучерлар да юк, – диде Түбән Кама кунагы.

Тамашачылар кунакларга яудырган күпсанлы сораулар арасыннан тагын берсен билгеләп узыйк.

Айгөл, синең 17 китапның күпмесе хөкүмәт исәбенә чыгарылды?

– Алты-җидесе?

Калган унын иганәчеләр хисабына чыгардыңмы?

Ирем хисабына. Мин аңа гел әйтәм, мин синнән тун сорамыйм, алтын йөзек-алка сорамыйм, ресторанга барыйк әле димим, әйдә китап чыгарыйк әле, дим.

Төркияне дә сорамыйсыңмы?

– Ну, анысы инде аның елга бер генә тапкыр бит, – дип елмайды Айгөл Әхмәтгалиева.

Кичә җылы һәм дустанә мохиттә үтте. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина очрашуны төгәлләп, барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Резедә Шәмсуллина.

Резедә Шәмсуллина һәм «Татнефть» матбугат үзәге фотолары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар