news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгиз Баймөхәммәтовның улы туган

news_top
Айгиз Баймөхәммәтовның улы туган
Солтан Исхаков

Язучы, журналист Айгиз Баймөхәммәтов гаиләсендәге зур, сөенечле яңалык турында хәбәр итә. Айгиз белән тормыш иптәше Айгөл бүген әти-әни булганнар. 

«Ур-ра! Минем улым туды. Рәхмәт сиңа, кадерле Айгөлем», – дип яза ул социаль челтәрләрдә. 

Дуслары, Баймөхәммәтовлар гаиләсен әлеге матур вакыйга белән тәбрикләп, котлау сүзләре язып калдырганнар. «Игелекле, сау-сәламәт бала булсын», «Нинди матур хәбәр, бәхете белән үссен», – дигәннәр. 

Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз, улыгыз үзегезне куандырып, тигез канатлы булып үссен. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар