«АИГЕЛ»нең яңа альбомын тәкъдим иткәндә, Иван Ургант татарча сөйләшкән
Дуэт Беренче каналда чыгыш ясады
«АИГЕЛ» төркеме Беренче каналда чыгып килүче «Кичке Ургант» тапшыруында катнашты. Иван Ургант әлеге үзенчәлекле дуэтның «Пыяла» дигән альбомы турында мәгълүмат бирде. Танылган алып баручы һәм шоумен кайбер татарча сүзләрне русчага тәрҗемә итте һәм төркемнең алда узачак концертлары турында сөйләде.
«Декабрь аенда «АИГЕЛ» дуэтының «Пыяла» дигән яңа альбомы дөнья күрде. Ул тулысынча татар телендә. Русчага тәрҗемә итеп әйтсәк, «Стекло» була. 6 март көнне Санкт-Петербургның «Аврора», 27 мартта «1930 Moscow» клубында «АИГЕЛ“нең яңа альбомны тәкъдим итү концертлары узачак. 23 майда дуэт Казанда үткәреләчәк «Аваз» фестивалендә чыгыш ясый. «Аваз» русча «звук» дигәнне аңлата», — диде Иван Ургант.
Кичке шоуда «АИГЕЛ» «Пыяла» җырын башкарды.
Иң беренче булып әлеге альбомны тыңлау бәхете Казан тамашачысына эләкте. Музыкаль кичәнең Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында узуы турында язган идек.