Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге вакытта ястү намазын ничек укырга? Мәхмүт хәзрәт аңлатмасы

news_top_970_100
Җәйге вакытта ястү намазын ничек укырга? Мәхмүт хәзрәт аңлатмасы

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов «ястү намазын җәйге вакытта ничек укырга» дигән сорауга җавап бирә.

Җәйге вакытта, беләсездер инде, төн юк. Башка төрле әйткәндә, ястү намазының вакыты юк, чөнки дөм караңгылык барлыкка килми. 28 майлардан, июнь, июль, август аена кадәр якты төннәр дәвам итә. Шушындый якты төннәрдә ястү намазын ничек укырга дигәндә, сезгә мин бер фәтвә бирәм. Билгеле, ул минем фәтвә түгел, галимнәрнең фикерен сезгә җиткерәм. Җәйге вакытта – май, июнь, июль, август айларында – ястү намазын ахшам намазыннан соң бер ярты сәгатьтән соң да укый аласыз. Төнге 1гә, 2гә кадәр көтеп утырмагыз. Ястү намазы юк, шуңа күрә аны күпме генә көтеп утырсагыз да, җәйге вакытта керми. Ахшам намазыгызны укыдыгыз, бер 20 минуттан соң ястү намазыгызны укыгыз да, бисмилла дип, йомшак түшәкләрегезгә ятып йоклагыз. Һәм инде иртәнге намаз укырга кояш чыгарга бер ярты сәгать кала торыгыз. Менә шундый тәртиптә. Аллаһ Тәгалә укыячак намазларыгызны кабул итсен иде!

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк – Диния нәзарәте сайтында 28 майдан соң ястү намазы вакытлары бераз үзгә:

28 майда – ахшам намазы – 20:10, ястү намазы – 21:40

29 майда –  ахшам намазы – 20:12, ястү намазы –  21:42

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 май 2023
    Исемсез
    Хәзрәткә Аллаһның рәхмәте булсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100