6 ноябрьдә 13 сәгать 10 минутта Тыва Республикасы Тандинский районында Р-257 «Ениисей» автоюлының 840 нчы километрында 2 машина бәрелешкән. Бу хакта Тыва Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе телеграм каналында хәбәр ителә.
Якынча мәгълүматларга караганда, Toyota Wish автомобиленең 55 яшьлек йөртүчесе Шагонар шәһәренә таба барганда каршы як полосага чыккан һәм Toyota Voxy автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, 2 машинаның да йөртүчеләре һәм Toyota Wish автомобиленең 3 пассажиры: Шагонар һәм Кызыл шәһәрләрендә яшәгән 36 һәм 60 яшьлек 2 хатын-кыз һәм 1 ир-ат урында ук үлгән.
Тагын 4 кеше имгәнгән, аларны Республика хастаханәсенә алып килгәннәр. Алар арасында 14 һәм 17 яшьтәге балигъ булмаган балалар бар. Соңрак 17 яшьлек яшүсмер вафат булган.
Фаҗига булган көнне Улуг-Хемский районы Арыг-Бажы авылында яшәүче 55 яшьлек кеше Toyota Wish автомобиленә 6 пассажир утырткан булган. Арткы тәгәрмәчләрдә кышкы чорда куллану таләпләренә туры килми торган җәйге шиналар торган.
Каа-Хемский районы Суг-Бажы авылында яшәүче 35 яшьлек кешенең Toyota Voxy автомобилендә 33 яшьлек 1 пассажир булган, диелә хәбәрдә.