Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге лагерьда 12 яшьлек малай энә йоткан

news_top_970_100
Җәйге лагерьда 12 яшьлек малай энә йоткан
Салават Камалетдинов, архив

Хабаровск өлкәсендә 12 яшьлек малай уйнап утырганда энә йоткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

15 июльдә балалар лагерендә бер башында сәйлән бөртеге булган энә бала кулына эләккән. Малай бу энәне авызына капкан һәм йотып җибәргән.

«КП» - Хабаровск» чыганагы белешмәсе буенча, малай очлы предметны кулында әйләндереп утыра, аннары авызына каба. Бераздан ул лагерь хезмәткәрләре янына килә һәм энәне йотуын әйтә. Малай ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр.

Аңа рентген ясыйлар, аннары край хастаханәсенә озаталар. Энә табигый юл белән чыккан, хәзер бала сәламәт, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Прокуратура тикшерү башлаган. Тикшерүдән соң, ике әйдаманны эштән җибәргәннәр. Канцелярия энәсе бала кулына ничек эләккәне билгесез. Бер версия буенча, ул энәне игъланнар тактасыннан алган.

«Әйдаманнар стендка игъланны энә белән беркетеп куйган очраклар була. Скотч булса, шуның белән дә ябыштыралар», – ди лагерьдә әйдәман булып эшләгән егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100