
Ташкабак кушып пешерелгән белен файдалы, калориясе дә азрак. Аны майсыз кыздырырга була.
- Камыр өчен 150 г ташкабак, 125 мл сөт, 1 йомырка, 80 г он, 1 чәй кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 5 г петрушка кирәк.
Барлык ингредиентларны алдан әзерләгез.
Ташкабакны яхшылап юыгыз һәм киптерегез. Ташкабак бик өлгергән булса, кабыгын әрчегез һәм орлыкларын алыгыз. Аны эре угычтан чыгарыгыз, артык суын сыгыгыз.
Йомырканы ташкабак янына сытыгыз. Шунда ук сөт, шикәр комы һәм тоз салыгыз.
Бөтенесен блендер белән яхшылап болгатыгыз.
Аннан үсемлек мае кушыгыз.
Шуннан соң иләнгән он салыгыз. Камыр бик куе булырга тиеш түгел.
Петрушканы ваклагыз һәм камырга кушыгыз.
Беленнәрне кыздырылган табада пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!