news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәйге «Ак Барс»: яңа уенчылар, Америкага киткән татар һәм томанлы киләчәк...

«Ак Барс» хоккей командасы өчен бу җәйне әлегә уңышлы дип атап булмый. Потенциалы аңлашылып бетмәгән яңа уенчылар, фаворит статусын югалту турында көчәя баручы имеш-мимешләр һәм томанга төренгән киләсе сезон. Бу турыда «Интертат» материалында.

news_top
Җәйге «Ак Барс»: яңа уенчылар, Америкага киткән татар һәм томанлы киләчәк...
Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Апрель ахырында Мәскәүнең «Динамо» командасына җиңелгәннән соң, «Ак Барс» җәйнең беренче аен аеруча пассив үткәрде. 2 ел рәттән Гагарин кубогының беренче стадияләрендә төшеп калган командадан үзгәрешләр, составны яңарту көтелсә дә, июнь буе казанлыларның трансфер базарында активлыгы сизелерлек булмады. Әйе, үткән сезонның мөһим уенчылары белән контракт озайтылса да, бүтән командаларның активлыгына карап, «Ак Барс»ның киләсе сезонга максатлары томанлы кала.

«Ак Барс» кем белән саубуллашты?

Егор Коршков. Яхшы үткәрелгән сезоннан соң зур контрактка имза куйган, ләкин шул акчага лаек уен күрсәтә алмаган уенчылар турында: «Ул бирелгән акчалы капчыкны үзе белән күтәреп китә алмады», – дип әйтәләр. Бу сүзләр нәкъ менә Коршков турында. Үткән җәйдә «Ак Барс» аны үз составына зур өметләр баглап чакырган иде, ләкин казанлылар, хоккейчыга командада иң зур контрактларның берсен биреп, аңа артык ышанды бугай. Сезон башында хоккейчы команданың «топ-6» һөҗүмче рәтенә керер дип фаразланса, бу өметләр сезон башлану белән тиз чәлпәрәмә килде. Коршков үз уенын сезон буе таба алмады, ә плей-офф уеннарында гомумән составтан төшеп калды. Сау булыгыз!

Семен Кошелев. Кошелев «Ак Барс»ка 2023 ел ахырында, Дамир Жафяров катнашында булган өч яклы алмашу нәтиҗәсендә килеп кушылган иде. Аның беренче елы уңышлы узды – бәлки, Кошелевка шулкадәр Билалетдинов системасы туры килгәндер, ләкин, Гатиятуллин килү белән, хоккейчы уенында нәрсәдер сүнде. Моның төгәл сәбәбен дә әйтү кыен. Бер яктан, Гатиятуллин аңа ышанды – составта һәрдаим урын бирде, әмма уенчы яхшы уен күрсәтә алмады. Нәтиҗәдә, июнь башында уенчыны «Адмирал»га – символик 1000 сумга алыштырдылар.

Әмир Мифтахов. Казанда үткәргән 3 ел дәвамында Әмир Мифтаховка артык сораулар тумаса да, аңа «Ак Барс»та төп капкачы булу өчен гел нидер җитми калды. Узган сезонны гына алыйк: бер мизгелдә ул төп капкачы урыны өчен реаль кандидат булып күренә башлады, әмма, янә психологик, әллә физик проблемалар аркасында – кабат эскәмиягә утырырга мәҗбүр булды.

Иң кызганычы – бу хәл аның белән һәр сезонда диярлек кабатланып килде. Әмир өчен дә, «Ак Барс» өчен дә соңгы тамчы, мөгаен, «Динамо»га каршы хәлиткеч алтынчы уенда булгандыр. Казан өчен иң әһәмиятле уенда капка Мифтаховка ышанып тапшырылды, тик ул тиз арада 2 алка керттереп, команданың көрәшне дәвам итү өметләрен юкка чыгарды. Әмир үз карьерасын АКШның Каролина штатында дәвам итәчәк.

Моннан тыш, командадан Ник Петан һәм Эрик О’Делл да китте. Петан – сезон дәвамында һөҗүмнең лидеры булса да, плей-офф уеннарында үзен тулысынча күрсәтә алмады: моңа сезон дәвамында алган җәрәхәт комачаулады. Ә О’Делл – составны ныгыту максатыннан сезон уртасында чакырылды, аның ярдәме вакытлыча булу баштан ук аңлашыла иде.

Фото: «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтыннан алынды

«Ак Барс» җәйнең беренче аен ничек каршы алды?

«Ак Барс»ның җәйге трансфер кампаниясе әлегә зур ышаныч уятмый – шуңа күрә аңа объектив бәя бирү зарур булыр. Казанлылар июль уртасына нибары 3 уенчы белән көчәйде: һөҗүмдә – Брэндон Биро һәм Михаил Фисенко, сакта – Уайатт Калинюк.

Биро – КХЛ өчен яңа исем. Америка Хоккей Лигасында шактый уңышлы уен күрсәткән форвард өчен киләсе ел – АКШтан читтә уйналачак беренче тәҗрибә булачак. Аның тизлек, креативлык һәм уен фикере булса да, КХЛга ничек яраклашуы – әлегә зур сорау булып кала. «Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин фикеренчә, Биро – үзәк, уң һәм сул һөҗүмче роле белән бергә күпчелек һәм азчылыкта уйнаганда да файдалы булачак. Трансферга бәя: 3,7/5.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Калинюк исә казанлыларның сак линиясе өчен әһәмиятле табыш булырга мөмкин. Уң куллы, мобиль сакчы. Әмма шунда ук сорау туа: «Ак Барс»та инде аңа уен манерасы белән охшаш Митч Миллер һәм Никита Лямкин бар. Команда һөҗүмдә җитди проблемалар кичергән вакытта бер үк уен функцияләрен үтәгән сакчы белән көчәю – шактый сораулар тудыра торган карар. Трансферга бәя: 3,8/5.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Калинюк белән Бироның «Ак Барс»ка килү тарихында игътибарга лаек бер мизгел бар. Икесе дә яңа сезонны «Витязь» хоккей клубында башларга тиеш иде, әмма июнь ахырында, күпләр өчен көтмәгәндә, клуб финанс авырлыклар аркасында ябылуын игълан итте.

Күрәсең, нәкъ менә шушы хәл «Ак Барс»ның генераль менеджерларын уянырга мәҗбүр иткәндер. Нәтиҗәдә, казанлылар, трансфер базарында шактый пассив уздырган айдан соң, икесе белән дә тиз арада контракт төзеде.

Әмма монда бер мөһим сорау туа: «Витязь» – үз тарихында гел плей-оффка эләгү өчен көрәшкән команда, һәм анда килгән уенчылар да – шул бурычны гына үти алучы уенчылар. Ә инде һәрвакыт югары урыннар өчен көрәшүче «Ак Барс» өчен Биро һәм Калинюк туры килерме? Зур сорау.

Фисенко исә «Ак Барс» өчен чит уенчы түгел. 2019–2021 елларда ул Казанда инде уйнаган иде. Ул заманнарда Фисенко мөһим рольләрнең берсенә дәгъва кылса, бүгенге «Ак Барс»та аңа башка бурыч йөкләнә – ул да булса составның тирәнлеген тәэмин итү. Һәм бу – табигый күренеш: Фисенкога инде 35 яшь, ул «Ак Барс»ка күбесенчә тәҗрибә һәм абруе белән генә файда китерә алачак. Мондый уенчылар плей-офф уеннарында аеруча кирәк. Трансферга бәя: 4,5/5.

Калган 52 миллионга – капкачы һәм һөҗүмче кирәк

Бүгенге көнгә «Ак Барс» хезмәт хакы бюджеты буенча рөхсәт ителгән лимитка якынлашты диярлек. Хәзерге вакытта ул 848 миллион сум тәшкил итә, бу – КХЛда рөхсәт ителгән 900 миллионның 94 процентына тиң. Шул ук вакытта состав әле тулысынча комплектлаштырылмаган. Казанлыларга калган 52 миллион сум кысаларында кимендә 1 капкачы һәм уң куллы һөҗүмче кирәк.

Капкачы позициясе аеруча игътибар сорый. Әмир Мифтахов Америкага киткәннән соң, командада Билалов һәм әле КХЛга әзер түгел яшь Арефьев кына кала. Әмма Билаловның күптән түгел генә операция кичерүен һәм гомумән аның еш җәрәхәтләнүен искә алсак, бу позиция гомумән ныклык сорый. Әлегә составны кимендә 1 тәҗрибәле капкачы белән тулыландыру – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Сакчылар сызыгы исә киресенчә – артык тыгыз булып күренә. Бүгенге көндә «Ак Барс» составында 10 сакчы. Әйе, Миллер, Калинюк, Лямкин, Яруллин, Фальковский һәм Марченко кебек уенчыларның составка һәрдаим эләгүе шик тудырмаса, Журавлев, Князев, Лучевников һәм Тереховны кайда куярга? Билгесез...

Һөҗүм линиясендә дә күзгә дисбаланс ташлана. Барабанов, Яшкин һәм Семеновтан торган беренче «өчлек»кә сораулар юк. Аларга ышаныч бар, алар – үз дәрәҗәсен раслаган уенчылар. Әмма шушы «өчлек»тән соң артка борылып карасаң – инде курка башлыйсың. Әйе икенче «өчлек»тә узган сезонда балкыган Галимов һәм Сафонов бар, әмма, инде әйткәнчә, алар белән уйнаячак Бироның адаптация уза алу/алмавы әлегә сер булып кала. Өченче белән дүртенче «өчлек»кә дә күз салу белән баланс җитмәве ачык күренә.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Хезмәт хакы фондының 30 процентын беренче «өчлек» (Семенов, Яшкин, Барабанов – авт.иск.) алганда, составны тагын да көчәйтү шактый катлаулы эшкә әйләнә. Күптән түгел бу хакта танылган хоккей журналисты Алексей Шевченко да искәртеп узды: аның фикеренчә, Биро һәм Калинюк белән килешү төзелгәннән соң, «Ак Барс» көчлерәк булды дип әйтеп булмый. Журналист шулай ук Казан клубын нәкъ менә Семенов, Яшкин һәм Барабановның авыр контрактлары чикләвен билгеләп үтә. Бу, аның фикеренчә, хезмәт хакын уенчылар арасында дөрес бүлмәве хакында сөйли.

«Ак Барс»ның «янчыгында» тагын 52 миллион сум бар икәнен искә төшереп, трансфер базарына күз салсак, анда әле дә кызыклы исемнәр бар – Тодд, Григоренко, Мамин кебек уенчылар һаман да контрактсыз. Имеш-мимешләргә караганда, «Ак Барс» узган сезонны «Салават Юлаев»та уйнаган Нэйтан Тодд белән кызыксына. Әгәр «Ак Барс» чыннан да аның белән килешү төзергә тели икән, ул берничек тә калган 52 миллион сумга уйнарга ризалашмаячагы ачык билгеле. Ә бит әле капкачы да кирәк... Команда алдында – җәй ахырына кадәр ресурсларны дөрес файдалану бурычы тора. Мисал өчен ул ук сакчыларны башка командага алыштыру, йә булмаса кем беләндер саубуллашу – вариантлар күп түгел.

Авыр сентябрь

7 июльдә Континенталь хоккей лигасы 2025/26 сезонының тулы календарен игълан итте. Киләсе сезонның җәдвәленә карасак, «Ак Барс» өчен сезон башы җиңелләрдән булмаячагын әйтеп була. Сентябрь аенда команда Көнчыгыш конференциясенең төп фаворитлары белән уйнаячак: 10 матчның 8-е – «Автомобилист», «Металлург», «Авангард» һәм «Салават Юлаев» кебек көндәшләргә каршы билгеләнгән.

Сезонны исә казанлылар шулай ук үз бозында башламый: 6 сентябрьдә – «Металлург», 8 сентябрьдә – «Авангард»ка каршы матчлар көтелә. Шуңа күрә дә, Әнвәр Гатиятулин җитәкчелегендәге команда өчен сезон башыннан ук үз уенын табу һәм аңа «әзер» состав белән керү аеруча мөһим.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Мондый тыгыз график шартларында сезонны уңышсыз башлау ихтималы шактый зур. Узган сезонда шундый ук хәлгә «Авангард» очраган иде: сентябрь аен уңышсыз башлаган команданың сезон уртасында тренерлар штабын һәм составын тамырдан үзгәртергә мәҗбүр булды. Алай булмасын, ләкин «Ак Барс» шундый ук хәлгә юлыкса, клубның Б планы бармы? Бу сорау әлегә ачык булып кала.

«Ак Барс» чынлап та «уртанчы» клуб рәтенә төшәме?..

Соңгы елларда Республиканың төп хоккей командасы нәтиҗәләре бер дә куандырмый: даими чемпионатта «Ак Барс» югары урыннар өчен көрәшсә дә, плей-офф уеннары җитү белән «Ак Барс»ның чыгышлары күп очракта көтелгәннән иртәрәк тәмамлана. Күптән түгел генә КХЛның төп фаворитлары исәбендә саналган «Ак Барс» бүген инде күпләр тарафыннан плей-офф уеннарына чыгу өчен көрәшүче бер клуб буларак кына күзаллана. Трансфер базарындагы пассивлык, потенциалы аңлашып бетмәгән легионерлар, озакка исәпләнгән үсеш стратегиясе булмау – болар барысы да казанлыларның үз позицияләрен югалта баруын раслый. Без – зур җиңүләргә, алгы рәтләрдә булуга ияләшкән Республика, шәһәр, халык... Шуңа күрә дә спорт дөньясында зур җиңүләр күпләрне инде бик сагындырды. Иң мөһиме – бу сагыну озакка сузылмасын иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар