Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге «Ак Барс»

Билалетдинов кубок вәгъдә итә, «йолдызлы» уенчылар күбәя. «Ак Барс» хоккей дөньясында иң кызыклы вакытларның берсен – җәйне ничек уздыра? Бу хакта «Интертат» материалында.

news_top_970_100
Җәйге «Ак Барс»

Апрель. Гагарин кубогына уйналган хәлиткеч 7нче уенда җиңелгәннән соң, «Ак Барс», яраланган җәнлек кебек, мәгарә эчендә артык күзләрдән югалырга теләде. Финалда «ЦСКА» командасына җиңелү уенчылар һәм җанатарлар, шул исәптән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович тарафыннан да авырлык белән кичерелде. Без барыбыз да аның соңгы уеннан соң «Ак Барс»ның чишенү бүлмәсендә тынлыкта хоккейчыларга җылы сүзләр җиткерергә тырышуын хәтерлибез...

Май. Вакыт уза, бүтән командалар актив рәвештә киләсе сезонга уенчылар җыя, тренерлар билгели башлаганда, «Ак Барс» әле һаман тынлык саклый килде. Ул һаман мәгарә эченнән әкрен генә бүтәннәрнең адымнарына, яшәешенә карап ятты.

Кайбер журналистлар казанлыларның медиа киңлектән озак вакытка югалуы турында: «Мөгаен, финалда җиңелгәч, «Ак Барс»ның яңа сезонга составын туплау, яңарту өчен җаваплы кешеләр эчкечелеккә бирелгәннәрдер», – дип тә шаярта башлаган иде. Ләкин...

Июнь. Мәгарә эченнән барс күренде. Ул яңа ауга әзер... Июнь аеның беренче көннәрендә үк «Ак Барс» җанатарларны, хоккей белгечләрен һәм шул ук «журналистларны» таң калдырды. Әле берничә атна элек «Ак Барс» турында шундый сүзләр сөйләгән журналистлар инде хәзер «Ак Барс» һәм аның җитәкчелегенә дифирамбалар җырлый башлады. Нишләтәсең, кеше асылы... Фикерләрнең шулай тиз алышынуына сәбәп нәрсә булды? Әйдәгез, ачыклыйк.

Яңа «йолдызлы» уенчылар: татар һәм Россиядә туган чех

«Ак Барс» җәйнең беренче көннәрендә болай да «йолдызлы» составын тагын да «йолдызлырак» итте. Бүтән командалар бу вакытка инде үз составларын ярты өлешкә үзгәртсәләр, казанлылар бары тик 2 уенчы белән тулыланды, ләкин ниндиләр!

Дмитрий Яшкин. Дмитрий 1993 елда Омск шәһәрендә туа, бераздан гаилә Чехиягә күчеп китә, чөнки әтиләре Алексей Яшкин (шулай ук профессиональ хоккейчы) карьерасын чит илдә дәвам итәргә уйлый. Дмитрий тиздән шулай ук әтисе юлыннан китә һәм тормышын хоккей белән бәйли. Профессиональ спорт карьерасын да Чехиядә башлап җибәрә.

2013 елда Дмитрий «НХЛ»ның (ред. – «Милли хоккей лигасы») «Сент-Луис Блюз» хоккей командасы белән контракт төзи һәм киләсе 6 елны Америкада уйнап үткәрә. Дөньяның иң көчле хоккей лигасында үткәргән 317 уенда ул 73 очко (29 гол + 44 пас) җыя.

2019 елда хоккейчы үз карьерасын реанимацияләү өчен Россияга кайта һәм «Динамо Мәскәү» командасы белән 2 еллык контрактка кул куя. Контракт ахырына якынлашкач, Дмитрий үз көчен кабат Америкада сынап карарга уйлый һәм Аризона штатында урнашкан «Аризона Койотес» командасы белән 1 еллык килешү төзи. Ләкин, кызганычка, беренче 12 уеннан соң җәрәхәтләнә һәм бүтән бозга чыкмый.

Америкада үткән дәвамсыз сезоннан соң, 2022 елда Яшкин янә Россиягә кайта. «СКА» Санкт-Петербург командасы составында 81 уен үткәреп, ул 69 очко (45 гол + 24 пас) җыя! Үткән сезон Яшкин карьерасында иң уңышлы булып чыкты, дип әйтеп була. Мәсәлән, үткән 2022/2023 елгы сезонда ул «КХЛ»ның бомбардирлар һәм снайперлар исемлегендә 1нче урынны алды, шулай ук сезон тәмамлангач, аны Континеталь хоккей лигасының иң кыйммәтле уенчысы итеп сайладылар.

Әлбәттә, «Ак Барс» менеджерлары Яшкинны бу җәйне үз көчен Америкада сынап карарга киткән яшь Воронков позициясендә күрә. Яшкин аның кебек үк габаритлы, физик яктан көчле уенчы (190 см, 90 кг), ләкин Яшкин тәҗрибәлерәк. Кыскасы, аны Воронковның модификацияләнгән, күпкә яхшырак версиясе, дип әйтеп була.

Тагын бер кызык факт: Дмитрийның хатыны – яртылаш татар. Исеме дә матур – Надия. Дмитрий «Ак Барс»ка күчә, дигән имеш-мимешләр чыккач, аның «Телеграм» каналы җанатарлар һәм журналистлар өчен озак вакыт төп мәгълүмат чыганагы булып торды. Надия анда Казанга килүе, үз әтисенең татар булуы һәм аеруча татар моңы турында (Надия – җырчы) фикерләре турында бүлеште.

Надия Яшкин

Фото: ©  шәхси архивларыннан 

Дамир Жафяров. Дамир 1994 елда Мәскәүдә туа һәм үз профессиналь хоккей карьерасын да шунда башлый. 2012 елдан бирле Континеталь хоккей лигасында төрле командалар составында уңышлы чыгыш ясый. Соңгы сезонын уенчы шулай ук бик уңышлы үткәрде (75 уен, 17 гол + 35 пас), ләкин плей-офф уеннарында, ниндидер сәбәпләр аркасында, инде искә алынган «СКА» командасы составына эләкми башлады һәм нәтиҗәдә китәргә мәҗбүр булды.

«Ак Барс»ка күчүен Дамир болай дип шәрехләде:

«Ак Барс» кебек командага күчүемә мин бик шат, кечкенәдән бу клуб өчен чыгыш ясарга хыялым бар иде. Алда безне якты киләчәк көтәр, дип ышанам. Мин Казандагы күп уенчылар белән таныш, шуңа күрә коллективка адаптация ягыннан кыенлыклар булмас, дип уйлыйм. Хәзер татар телендә еш сөйләшсәм дә, бу телдә сөйләшүемне начаррак дип саныйм, ләкин, Казанга килгәч, минем татар телем дә яхшырыр дип өметләнәм...»

Күп абруйлы спорт басмалары мәгълүматларына күз салсак, «Ак Барс»ның яңа уенчылар исемлеге алда әйтелгәннәр белән генә чикләнмәячәк. «Спорт-Экспресс» һәм «Матч» ТВ мәсәлән: «Казанлылар уенчылар базарында эшен дәвам итә һәм киләчәктә кимендә тагын 2-3 уенчы белән килешү төзиячәк», – дип җиткерә.

Ә кемнәр китә?

Яшкин белән Жафяров «Ак Барс»ка күчү нәтиҗәсендә, команда бүген лига тарафыннан катгый рәвештә 900 млн итеп билгеләнгән хезмәт хакы чикләреннән чыгып китте. Шуңа күрә алдагы атналарда «Ак Барс»ка кайбер уенчылар белән саубуллашырга туры киләчәк. Әлбәттә, уйга, беренче булып, үткән плей-оффның беренче раундларында юньләп уйнамаган, ә аннан соң бөтенләй «эскәмия ялтыратырга утырган» ике сакчы төшә.

Динар Хафизуллин. 45 уен (0 гол + 10 пас). Динар Хафизуллин үткән җәйне озак 11 елдан соң «Ак Барс»ка әйләнеп кайтты. 2011 елда ул Казаннан киткәч, кайда гына уйнамады, язмыш аны хәтта Башкортстан якларына да алып китте. Һәм менә зарыгып көтелгән туган ягына кайту. Ләкин баштан ук нәрсәдер булып чыкмады. Башта Олег Знарок, ахыр чиктә Билалетдинов та Динарны эскәмиягә утыртты.

Василий Токранов. 42 уен (4 гол + 8 пас). Шул ук сүзләрне Токрановка карата да әйтеп була. 2018 елда Казанны Петербургка алыштырган уенчы 4 елдан соң туган ягына әйләнеп кайтты, ләкин сезон дәвамында төрле җәрәхәтләр алып, ахырда үз формасына кайта алмыйча, Дамир кебек эскәмиягә утырды. Василийның хоккей дөньясында кушаматы да бит «хрустальный», ул еш җәрәхәтләнә... Бу – аның карьерасы дәвамында борчыган әйбер…

Динар Хафизуллин һәм Василий Токранов

Билалетдинов +1

Озак вакыт уенчыларны, менеджерларны, җанатарларны, хәтта Республикабызның Рәисен дә борчыган сорауларның берсе – Зиннәтула Хәйдәровичның «Ак Барс» та калу/калмау мәсьәләсе иде. Билалетдинов исә җавап бирергә ашыкмады, май аенда Казан Кремлендә узган тантаналы очрашуда да Миңнехановның: «Ташлама инде безне!» – дигән сүзенә, бары тик елмаеп, фәлсәфи рәвештә:  «Мин гел сезнең белән!» – дип җавап кайтарды.

Вакыт барды һәм, ниһаять, 15 июньдә Биләлетдинов рәсми рәвештә үзенең тагын 1 елга «Ак Барс»та калуы хакында хәбәр итте:

«Мондый карар минем өчен җиңел бирелмәде. Казанда тагын 1 елга калу турында озак, барлык факторларны искә алып уйларга туры килде. Команда белән ярты ел эшләү дәверендә мин уенчыларны, аларның һәр уенда күзләре януын яхшы күрдем һәм үз эшемне ахырына кадәр җиткерергә телим, ә ахырга кадәр җиткерү – ул кубок. Үткән сезонны начар дип булмый, ләкин тагын да яхшырак нәтиҗә күрсәтәсе килә, егетләрнең зур җиңүнең тәмен тоюларын телим. Шулай ук сезон дәвамында һәр уеннан соң яныма җанатарларыбыз килеп, «Ак Барс»тан китмәвемне үтенде, калырга сорады. Бу да калу теләгемдә зур роль уйнады». 

***

Тиздән «Ак Барс», отпусктан чыгып, медосмотр узачак, ләкин бу – яңалыклар бетте дигән сүз түгел. Киләсе сезонга «Ак Барс» тагында көчлерәк булып керә. Бүген кәгазьдә казанлылар иң көчле команда булып күренә, ләкин чынлыкта нәрсә буласын вакыт кына күрсәтер...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100