«Айфара» төркеменең солисты Алмаз Шәрифуллин балалары турындагы сорауга җавап бирде
90 нчы елларда бер яңалык булып кергән «Айфара» төркеменең җитәкчесе һәм солисты Алмаз Шәрифуллин «ТНВ» телеканалының «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрова аның балаларына кагылышлы сорау биргән.
– Синең шәхси тормышыңда да үзгәрешләр бар. Гәрчә, син аны бик тырышып яшерәсең. Тамашачы, белеп торыгыз, күптән түгел генә Алмаз әти булды, аның 10 айлык кызы бар.
– Шәхси тормышны беркайчан да бер кешегә дә сөйләмим. Ни өчен дисәң, безнең иҗат бай, дисәң дә була, сөйләрлек әйберләр бар. Аның турында да сөйләшеп утырырга була. Нинди генә журналист шалтыратмасын: «Сезне беренче биткә чыгарырга телибез, тик малаегыз, кызыгыз, шәхси тормышыгыз турында сөйләшәбез», - диләр. «Юк, мин ул хакта сөйләмим – ул минем тормыш, минем дөнья! Нишләп мин аны сөйләп утырырга тиеш?! Мин шыпырт кына яшим, беркемгә тимим, үземә дә тидертмим», – дим. Шулай дип әйткәч, кызыксынулары бетә.
– Син шуңа интервьюларга бармыйсың алайса...
– Юк, алар үзләре дә аннары кирәксенми. Башкача язмаска куштылар, диләр.
– Син мине читкә алып китмә. Алмаз – нинди әти? Балалар ничек үсә?
– Казый бу, казый. Балалар бөтен дөньяда бертөрле үсәләр, берсе дә туктап тормый, көн саен үсәләр. Аңа аптырырга кирәкми. Аны кешедән казый-казый сорап утырырга да кирәкми. Шулай ук киенәләр, тышка да йөриләр, ашыйлар, шулай ук йоклыйлар, күзләрен йомып. Бер бала да күзен ачып йокламый.
– Син бәхетле әтиме?
– Мин – бәхетле әти.