Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин: «Мин урам малае идем»

news_top_970_100
«Айфара» солисты Алмаз Шәрифуллин: «Мин урам малае идем»
Абдул Фархан

«Күңел» радиосына кунакка килгәч, «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин белән кыска әңгәмә үткәргәннәр.

«Алмаз, сез балачакта кемнәрне тыңлап үстегез? Кемнәрдән үрнәк ала идегез?» – дип сораган аннан кадр артындагы алып баручы.

«Минем әллә нәрсә идеаллар юк иде, дөресен әйткәндә. Мин бит урам малае идем. Гитара белән «Возле дома твоего»ны җырлап йөри торган. Бер елдан соң «Айфара» мине табып, үзләренә алды», – дигән җырчы.

Чит ил, рус эстрадасы артистларыннан Алмаз «Комиссар», «Joy», «Bad Boys Blue» төркемнәрен атаган. «Тагын Валерий Леонтьевны тыңлый идек», – дигән артист. Татар эстрадасы җырчыларыннан берсен дә искә алмаган.

Алмаз Шәрифуллин үзенең хит җырларын 13 декабрь көнне Чаллыда узачак «Безнең яшьлек җырлары» концертында да башкарачак. «Ә сез аның кайсы җырларын ишетергә теләр идегез?» – дип сораганнар радио сәхифәсендә.

Тамашачы «Айфара» төркеменең «Шүрәле», «Ак каен», «Кунак кызы», «Бүген синең туй» җырларын сагынулары турында язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100