
Популяр алып баручы, талантлы музыкант Илмир Ямаловка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта артист үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә хәбәр итте.
Әйе... Шулайрак булды... Һәм мин шат (хисләрне тыярга тырышам).
Тукай районы, Мусабай авылы егете Илмир Ямалов «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды… Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татар Конгрессына, аерым ярдәм канаты астында тотучы шәхесләремә олы рәхмәтем.
Ә инде гаиләмә, дусларым-якыннарыма килгәндә, минем сезгә булган хисләремне сүз белән генә әйтеп бетереп булмаячагы билгеле, – дип яза артист.
Без дә Илмирны әлеге лаеклы исеме белән котлыйбыз!