news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйе, мин сезнең кебек популяр түгел...» - Гүзәлиянең иҗади идеясен рөхсәтсез алганнар

news_top
«Әйе, мин сезнең кебек популяр түгел...» -  Гүзәлиянең иҗади идеясен рөхсәтсез алганнар

Татар эстрадасының бер популяр артисты автор-башкаручы Гүзәлиянең иҗади идеясен, рөхсәт сорамыйча, үзенең яңа концерт программасына керткән.

Гүзәлия сүзләренчә, аның проектындагы зур көзгеләр ярдәмендә куелган номер иң кыйммәтле чыгышларның берсе булган. Аңа бу зур көзгеләрне кайтарту да бик кыйммәткә төшкән. Өстәвенә, юлда берсе ватылган. Шуңа да карамастан, калган көзгеләр һәм бию төркеме белән алар матур чыгыш әзерли алганнар. Шундый ук номерны башка бер җырчының концерт анонсында күрү, Гүзәлиянең күңеленә тигән. Бу хакта Гүзәлия социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Әзер әйберне алып эшләү рәхәттер ул, уйлап торасы юк бит. Әйе, мин сезнең кебек үк популяр түгел, бай да түгел. Сезнеке кадәр язылучыларым да юк. Сез моны шуңа үз-үзегезгә ышанып эшлисездер. Аллаһ сезгә хөкемдар.

Мин гомерем буе башкаларны кабатламаска тырыштым. Бу инде гадәт кенә түгел, ә тормыш рәвеше. Минем өчен үземнекен уйлап табуы кызыклырак булды. Идеяләрем күп, Аллаһка шөкер, миңа уйлау сәләте бирелгән. Юлымда да гел шундый кешеләр очрап тора.

Кеше әйберен куллану кызыкмы инде? Уйлап табу үзе бер кайф бит ул. Анда азарт та бар, иҗат та. Аннан соң тыныч күңел белән: «Моны мин эшләдем», - дип әйтә аласың, – ди ул.

Автор үзенең гауга һәм интригалардан һәрвакыт ерак торуын да әйтә. Бу юлы да ул тавыш чыгарырга җыенмый, ләкин күңелендәгесен әйтми дә булдыра алмаган.

Мин беркайчан да гаугалар, интригалар белән игътибар җәлеп итмәдем. Дәшми генә алга баруымны дәвам иттем. Мин тынычлык яратам. Берәр кайчан минем тарафтан кемгә дә булса гаеп ташлаган постлар күргәнегез булдымы? Андый хәл булмады.

Проектларымны алып киткәндә дә дәшмәдем, идеяләремне, җырларымны урлаганда да, юлларыннан алып ташлаган чакта да.

Беркемне дә гаепләргә, публика алдында тавыш чыгарырга җыенмыйм. Бары тик хәтердә бик яхшы сакланган әйтерләр була. Шул хакта гына әйтергә теләгән идем. Гаугасыз. Интригасыз. Чын дөресен, – дигән ул.

Ничек уйлыйсыз, кайсы артист турында сүз бара?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар