Җырчы Игорь Дмитриев Вьетнамда ял иткәндә сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу вакыйга белән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлеште. Матур мизгелне видеога төшергәннәр. «Ул «әйе, мин риза»» дип әйтте», – дип язган җырчы видео астында.
Игорьның булачак тормыш иптәше Аделина исемле. Ул табиб-косметолог булып эшли. Яшьләрне котлыйбыз!