news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйе дип әйтерме икән?» – Илдус Садыйков тәкъдим ясаган?

news_top
«Әйе дип әйтерме икән?» – Илдус Садыйков тәкъдим ясаган?
Фото: © социаль челтәрдән

Татар эстрадасының тагын бер буйдагы Илдус Садыйков «камыт кияргә» җыена, ахры. Җырчы социаль челтәрләргә зу-у-ур кызыл розалар бәйләме тоткан фотосын куйган һәм фанаткаларын «утка салып»: «Ул миңа «әйе» дип әйтерме икән?» – дип язган.

Берәүләр:«Татар Серканы булгансы бит», «Һичшиксез әйтәчәк», – дип, Илдусның күңелен үсендерсәләр, «Инде күптән вакыт иде», – дип, Илдусның һаман өйләнергә ашыкмавына басым ясаучылар да булган.

Илдуска әзер кәләшләр подписчиклары арасында да бар. «Мин сиңа «әйе» дип әйтәчәкмен», – дип язып калдырганнар алар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар