Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев хатынына мәхәббәте турында: «Берничә көнгә аерылып торырга кирәктер»

news_top_970_100
Айдар Тимербаев хатынына мәхәббәте турында: «Берничә көнгә аерылып торырга кирәктер»
Айдар Тимербаевның социаль челтәрдәге битеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына автор-башкаручы, берсеннән-берсе матур хитлар авторы, тәмле ипиләр пешерүче Айдар Тимербаев кунак итеп чакырылган.

Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Айдар Тимербаевтан хатыны Гөлнара белән танышу турында сөйләвен сорады.

«Мәдәни үзәктә дебют концерты уздырдык. Гөлнара чәчәк алып менде. Мин шунда беренче күрүдә гашыйк булдым. «Ничек булса да минеке булырга тиеш», – дидем үз-үземә. Шул ук көнне аны озата бардым. Ул таныш егетнең дус кызы белән килгән. Беренче көнне үк, «мин сиңа өйләнәм барыбер» дидем. 3 ел очрашып йөрдек. Янына көнгә 2 тапкыр барсам, 2 тапкыр чәчәк белән бара идем. Ел буена чәчәксез барган көннәр 1 айга да тулмыйдыр. Белмим инде, менә шулай эшлисе килә иде.

Әти белән бик еш урманга менә идек, себеркегә, көрәк сапларына. Менгән саен әти әнигә чәчәк җыя иде, һәрвакытта да. «Улым, хатын-кызга һәрвакыт чәчәк бүләк итәргә кирәк», – дип әйтә иде әти.

Гөлнарага чәчәкләрне хәзер дә бүләк итәм, әмма көн саен түгел, бәйрәм саен. Матур гына очрашып йөрдек. Мин укуны тәмамлагач, өйләнештек. 2 улыбыз бар», – дип сөйләде матур мәхәббәт тарихы турында Айдар Тимербаев.

«Күрдем дә, үлдем», – дидең. Гөлнара ханымга булган шул хисләр еллар үткән саен үзгәрәме?» – дип сорады аннан алып баручы.

«Гел бергә яшәгәч, алай элекке кебек түгел инде. «Ох, тизрәк күрәсе иде» дигән вакыттагы кебек түгел. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк. Әмма миңа эш буенча авылга кайтып китәргә туры килә, кайвакытта 3-4 көнгә, берәр атна да торып килергә туры килгәли. Яшь вакыттагы кебек менә шул вакытта хисләр яңара. Ул бөтен кешедә шулайдыр. Аның өчен берничә көнгә аерылып торырга кирәктер. Аннары, яши-яши, мәхәббәт икенче төрле хискә әверелә – хөрмәт, туганлык, тирәнрәк хисләр...» – дип күңелендәгесен әйтте ул.

Айдар Тимербаев бу турыда ««Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 27.48 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100