Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев хастаханәдән чыккан

news_top_970_100
Айдар Тимербаев хастаханәдән чыккан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаевның хастаханәгә эләгүен хәбәр иткән идек.

«Бөердән таш кузгалып, кайдадыр тукталып калган. Бүген приступ булмады, кичкә таба авырта башлады. Авыртуны баса торган укол кадарлар инде. Бүген ятып кына торган идем. Күп язасыз, хәлләремне белешәсез, шуңа махсус торып чыктым рәхмәт әйтергә. Бу ташлар тизрәк чыксын иде инде. Берегезгә дә андый авыру теләмим. Бик авыр икән. Хәлләр белешкәнегез өчен рәхмәт. Саклагыз үзегезне!» – дип, үз хәле турында сөйләгән иде композитор.

Айдар Тимербаев, ниһаять, хастаханәдән чыгуы турында хәбәр итте.

Хәлләремне белешеп тордыгыз, матур теләкләрегез белән теләктәшлек күрсәттегез. Сау-сәламәт булыгыз барыгыз да – иң мөһиме. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим барыгызга да. Без, үз чиратыбызда, сезне – татар халкын – матур җырлар белән сөендереп торырбыз, дигән нияттә, Аллаһ насыйп итсен. Рәхмәт барыгызга да, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100