Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев хастаханәдә: «Берегезгә дә андый авыру теләмим, бик авыр икән»

news_top_970_100
Айдар Тимербаев хастаханәдә: «Берегезгә дә андый авыру теләмим, бик авыр икән»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода күренгәнчә, аның авырганы йөзенә чыккан. «Хәлләрне белешеп торганга барыгызга да зур рәхмәт. Бөердән таш кузгалып, кайдадыр тукталып калган. Бүген приступ булмады, кичкә таба авырта башлады. Авыртуны баса торган укол кадарлар инде. Бүген ятып кына торган идем. Күп язасыз, хәлләремне белешәсез, шуңа махсус торып чыктым рәхмәт әйтергә. Бу ташлар тизрәк чыксын иде инде. Берегезгә дә андый авыру теләмим. Бик авыр икән. Хәлләр белешкәнегез өчен рәхмәт. Саклагыз үзегезне!» – дип, үз хәле турында сөйләде композитор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100