Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев: «Түбәтәй кимәү гаеп эшме?»

news_top_970_100
Айдар Тимербаев: «Түбәтәй кимәү гаеп эшме?»
Фото социаль челтәрдән

Композитор Айдар Тимербаев дусларын җыеп ифтар уздырган. Социаль челтәрдә чыккан видеода күренгәнчә, ифтарга килүчеләр арасында эстраданың танылган артистлары Рифат Зарипов, Марат Мухин, Илдар Хәкимов, Салават Миңнеханов, Ризат Рамазанов, Айрат Ильясов, Алмаз Мирзаянов, Азат Фазлыев һ.б. бар.

Ифтарга килүчеләр арасында башларына кимәгән ир-атлар да шактый. Айдар Тимербаев түбәтәй кимәүчеләргә «бәйләнүчеләргә» җавап итеп, хәзрәткә шул хакта сорау биргән. 

«Әлбәттә, түбәтәй безнең халкыбызның гореф-гадәте, әмма дингә бернинди кагылышы юк. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм намаз укыганда баш киеме булганны таләп итмәгән, үзе кигән. Намаз вакытында сөннәт гамәл, саваплы эш. Башка вакытта кешенең башында түбәтәй юк икән, моның өчен ачуланырга, каты сүз әйтергә ярамый. Кешене гаепләү, гомумән, кешенең кыяфәтенә тыгылу зур гөнаһ, моңа игътибар бирсәк иде. Уразаларыбызны, изге гамәлләребезне шуның белән юк итмәскә иде. Кешенең күңеле, иманы аның изге эшләрендә күренергә тиеш», – дип җавап биргән Рамил хәзрәт.

Композиторның виртуаль дуслары «тоткан уразаларыбыз кабул булсын», «чакыру өчен рәхмәт», «ураза тотучыларга Аллаһ ярдәм бирсен» кебек комментарийлар калдырган.

«Уразада килеш Рифат, Фирдүс һәм башкалар концерт куя. Ничек көне буе шулай ашамыйча...», – дип аптыраган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100