news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев: «Күп кешенең хоббие – балык тоту, ә минеке...»

news_top

Матур җырлар иҗат ителсен өчен, иҗат кешесенә ял, үз-үзе белән генә калу да кирәк. Гадәттә, шагыйрь, композитор, язучыларның иң матур әсәрләре туа торган яшерен урыннары була. Татар эстрадасындагы иң популяр җырлар авторы, композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаевның да андый урыны бар. Композиторның җырлары, гадәттә, авылда языла икән. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруына сөйләгән.

Минем әнием исән-сау бит әле, Аллаһка шөкер. Без атна саен авылга кайтабыз. Ипи пешерү цехым да авылда. Авылда да синтезаторым тора.

Гомумән, бу тормышта эш күп бит инде ул, мәшәкатьләр, бизнес. Нәкъ менә шул чакта кулыма матур шигырьләр килеп эләгеп, җыр дөньясына чума алсам, мин иң зур ялны шунда алам. Күп кешенең хоббие балык тоту. Ул җәен дә, кышын да балыкка йөгерә. Ә минем хобби – җыр. Музыка дөньясына кереп чумам да, бар мәшәкатьләр онытыла», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар