Айдар Сәлимгәрәев Донбасска сәфәре турында: «Кешеләр анда ниләр булуын белергә тиеш»
«Татмедиа» башлыгы ЛХР һәм ДХР журналистлары белән очрашулар һәм хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Татмедиа» җитәкчелеге Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасында командировкада булды. Бу сәфәр вакытында алар Луганскидагы хезмәттәшләре өчен укыту семинарлары уздырды, ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзеде, Донецкида хезмәттәшләр белән меморандум имзаланды. Тулырак мәгълүмат «Татар-информ» репортажында.
«Татарстан белән безнең арада бик нәтиҗәле, нык, чын дуслык»
Татарстан медиадесанты шушы көннәрдә Донбасста булып кайтты. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Татар-информ»ның хәрби корреспонденты Равил Мукменов ЛХР һәм ДХРда булдылар.
Луганскига сәфәр барышында «Татмедиа» республика агентлыгы һәм Луганск Халык Республикасының Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.
Евгений Варакин сүзләренчә, башлангыч этапта Татарстан алдында яңа идарә аппараты булдыру, биналарны ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү бурычлары торган.
«ЛХРда корпункт ачу да, килешү имзалау да – бер чылбыр буыннары. Бу – биредә ниләр булуы турында, Луганскига тыныч тормышның ничек кайтуы, фронт яны зонасында ниләр баруы турында даими сөйләү. Кешеләр нәрсәләр булуын, ничек булуын һәм моның ни өчен булуын күрсеннәр һәм аңласыннар өчен. Журналистның роле – мәгълүмат җиткерү. Анда тормыш бераз башка, ләкин бик күп егетләр фронтка китә. Аларга да, аларны озатучыларга да монда ниләр булганын аңлау бик мөһим. Безнең сәфәрнең максаты – мөнәсәбәтләрне, хезмәттәшлекне җайга салу. Биредә ниләр барганы турында даими мәгълүмат алу өчен», – дип сөйләде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александра Веселова шеф-регион белән тыгыз хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
«Башта алар килде, аннары без барып, нәрсә һәм ничек эшләвен карадык. Мондый хезмәттәшлек 2 ел дәвам итә, һәм бу – чик түгел», – ди Александра Веселова.
Ул Татарстандагы хезмәттәшләренә яңалыкка өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, Татарстанның традицион массакүләм мәгълүмат чараларын бәяләвен һәм актив рәвештә яңа технологияләр кертүен ассызыклады. Үз чиратында Татарстан кунаклары шефлыкка алынган төбәк белән хезмәттәшлекнең мөһимлегенә басым ясады.
«Белгәнегезчә, без Лисичанск һәм Рубежноеда 2 газета чыгарабыз. Сезнең позицияләрдән башлау кызыграк, чөнки шунда ук заманча форматка һәм яңа технологияләргә күчәргә мөмкин. Сезнең төбәктә моны Татарстандагыга караганда да җиңелрәк эшләргә мөмкин булачак. Бу – безнең уртак эшебез булачак», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Андрей Ершов сүзләренчә, алар даими рәвештә Татарстаннан килгән хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнә.
«Татарстан белән безнең арада – бик нәтиҗәле, нык, чын дуслык, һәм без үзебезнең тармакның төрле юнәлешләрендә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләребез тәҗрибәсеннән даими файдаланабыз. Бүген без медиа өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен күтәрдек һәм фикер алыштык – массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү күзлегеннән дә, массакүләм мәгълүмат чараларында заманча технологияләрне ничек кулланырга кирәклеге күзлегеннән дә. Татарстан Республикасының бу юнәлештә бик алдынгы тәҗрибәсе бар», – дип билгеләп үтте министр.
Андрей Ершов, әлеге килешү мәгълүмат технологияләрен интеграцияләү өчен яңа офыклар ачып, ЛХРда мәгълүматның сыйфатын һәм аңлаешлылыгын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Бу Татарстаннан ЛХРга беренче медиакүпер түгел: «Татар-информ» узган елның октябрендә Луганск Журналистлар йортында «Татмедиа» һәм «Луганьмедиа» медиахолдинглары вәкилләренең хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнарын язган иде.
«Коллегаларның мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләүләренә без бик шат. Ә иң мөһиме, хезмәттәшләр үзләренең еллар буе туплаган кыйммәтле тәҗрибәләрен тапшырырга телиләр», – дип билгеләде ул вакытта ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александра Веселова.
«Без иҗади планда сезнең белән дус булырга ачык һәм әзер»
Республика агентлыгы вәкилләре Луганск журналистлары өчен сторителлинг һәм ММЧда ясалма интеллектны куллану темасына семинарлар уздырды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әлеге юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде. Ул, эш онлайн-форматта да дәвам итәчәк, дип ышандырды. Телеграм-чат булдырылачак, анда ике регионнан коллегалар, нейрочелтәрләрне кулланып, материалларны тикшерәчәк, тәҗрибә белән уртаклашачак һәм яңа тенденцияләр турында фикер алышачак.
«Без мөмкин кадәр ачык, сезнең белән иҗади яктан дус булырга әзер», – дип билгеләп үтте Шамил Садыйков.
Әлбәттә, тәҗрибә уртаклашу һәм актив партнерлык уртак максатларга ирешү өчен мөһим этәргеч булачак, ике төбәктә дә журналистика үсешенә ярдәм итәчәк.
«Хезмәттәшлекне үстерү турында килешү – зур юлның башы: ничек, нинди юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә. Бу – без бергәләп тормышка ашырачак яңа кызыклы проектларга нигез булыр дип уйлыйм», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Татарстан күптән инде безнең белән, республика ЛХР үсешенә кайгыртучанлык кына күрсәтеп калмый, креатив та күрсәтә. Казаннан коллегалар, бүгенге кебек, бик кызыклы идеяләр белән киләләр», – диде министр Андрей Ершов.
Студент-журналистлар алдында «Татар-информ»ның хәрби корреспонденты Равил Мукменов чыгыш ясады. Ул бүген тамашачыда кызыксыну уяткан жанр – видеоформатта кешеләр хакында тарихлар ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Яшь журналистларга бүген, мөгаен, журналистиканың иң төп форматы булган сторителлинг турында, шулай ук хәтта катлаулы темаларда да бик популяр контент ясарга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Татарстан белән ЛХР арасындагы күпьеллык хезмәттәшлек
Татарстан белән ЛХР арасындагы хезмәттәшлек инде берничә ел дәвам итә. 2022 елның июлендә Татарстан Лисичанск шәһәрен шефлыкка алды, һәм республика җитәкчелеге актив рәвештә аны торгызу эшенә кереште. Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм шефлыкка алынган төбәкнең элеккеге кураторы Евгений Варакин сүзләренә караганда, башлангыч этапта Татарстан алдында яңа идарә аппараты булдыру, җылылык контурын торгызу, торак йортларның һәм социаль объектларның түбәләрен ремонтлау, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү бурычлары торган.
2023 елның маенда Татарстан ЛХРда икенче – Рубежное шәһәрен шефлыкка алды. Лисичанскидан аермалы буларак, Рубежноеда хәлләр бераз яхшырак: шәһәрдә яшәүчеләрнең утлары, газ һәм сулары бар иде. Татарстанның төп бурычы – торак фондын, социаль объектларны һәм көнкүреш инфраструктурасын торгызу булды.
2023 ел ахырында республика муниципаль берәмлекләре советының традицион съездында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа регион белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Хезмәттәшлек безне якынайтачак, дип ышанам. Без студентларның уку йортларында укулары турында да сөйләштек, җәйге ял һәм башка мәсьәләләр турында да фикер алыштык. Болар барысы да системалы нигездә каралачак», – дип билгеләде ул чакта Рөстәм Миңнеханов.
Ул вакытта республика-шеф алдында торган бурычлар шактый уңышлы үтәлде, дип ышанып әйтергә була. Шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләр даими рәвештә Татарстаннан гуманитар ярдәм алды.
Лисичанскиның барлык йортларында электр торгызылды, торак биналарның 40 процентында су барлыкка килде. Рубежноеда түбәләрне, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауны да кертеп, торак фондны актив торгызу процессы башланды.
Ватан Геройлары көненә Лисичанскида Мәңгелек утны торгыздылар. Төрле юнәлешләр өчен җавап бирә торган 5 МУП булдырылды. Шәһәрдә яңадан кибетләр эшли башлады – болар барысы да татарстанлыларның ярдәме һәм көче белән мөмкин булды. Социаль объектларны торгызу дәвам итте.
2024 елның июненнән хәзерге вакытка кадәр ЛХРда бу постта Евгений Варакинны алмаштырган ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин кураторлык итә. Аның җитәкчелегендә төбәкне торгызу буенча актив эш дәвам итә.
Шефлыкка алынган шәһәрләрдә электр һәм җылылык белән тәэмин итү, шәһәр инфраструктурасы, социаль объектлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары торгызыла, медицина өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. Республика хакимияте шефлыкка алынган шәһәрләрдәге балалар өчен сәламәтләндерү ялы программасын оештырды. Беренче смена Ялта янындагы Форос бистәсендәге «Сәләт-Ак Барс» Кырым үзәгендә узды.
«Татарстанга карап, әгәр тату яшәсәң, бер-береңне хөрмәт итсәң, матур киләчәк төзергә мөмкин икәнен күрергә була»
Бу сәфәрдә «Татмедиа» җитәкчелеге Лисичанскида да, Рубежноеда да булды.
«Барысы да сүздән башлана, журналистика – ул безнең тормышыбызда барган барлык үзгәрешләрдән алда. Без бүген һәлак булган журналистлар һәйкәленә чәчәкләр салдык. Аларның тормышлары, фаҗигаләре – барысы да юкка гына булмады, чөнки алар кешеләрне үзгәртә алдылар. Алар үз гомерләре бәрабәренә төшергән репортажлар күп кешеләрнең күзләрен ачты. Мин Луганскига узган ел килгән идем, бу юлы мин шәһәрдә машиналарның күбрәк булуын, урамнарда кешеләрнең күбрәк йөрүен күрдем, аларның карашы бөтенләй башка. Мин үземнең Россиядә икәнемне сизәм. Монда кешеләр Татарстандагы һәм илнең башка төбәкләрендәге кебек үк икәнен сизәм. Бу хәлләргә катнашымны тоям. Без сезгә үзгәрергә ярдәм итәбез – сезнең хезмәттәшләрегез Татарстанга киләләр, безнең ничек яшәвебезне күрәләр. Татарстан – күп милләтле һәм күп конфессияле республика, без тынычлыкта яшибез, эшлибез, чәчәк атабыз. Татарстанга карап, әгәр тату яшәсәң, бер-береңне хөрмәт итсәң, матур киләчәк төзергә мөмкин икәнен күрергә була. Бу күп очракта журналистларга да бәйле – аларның моны ничек сөйләвенә һәм күрсәтүенә», – дип сөйләде Луганск журналистларының сорауларына җавап биргәндә Шамил Садыйков.
Шул ук командировка барышында «Татмедиа» җитәкчелеге Донецкида да булды. Анда «Татмедиа» һәм «РМХ» медиахолдинглары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Донецк хезмәттәшләре өчен татарстанлылар сторителлинг буенча укыту семинары уздырды. Хезмәттәшлек темалар һәм журналистлар белән алмашуны күздә тота.
«Сезнең журналистлар безгә килә, Татарстаннан яңалыклар, репортажлар ясый ала, һәм без, үз чиратыбызда, Донецкидагы тормыш турында сөйләргә әзер. Татарстандагы кешеләр яңа төбәкләрдә ниләр булуын белергә тели. Без Донецкиның ничек яшәве турында дөресен сөйләргә тиешлегебезне аңлыйбыз», – дип аңлатты Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
«Без элемтәләрне җайга салу турында килештек. Телеканалларда, газеталарда, социаль челтәрләрдә бергә эшләячәкбез. Хәзерге вакытта без үзебезнең телеканалларда һәм Татарстан телеканалларында туры эфирлар эшләячәкбез, анда сәясәт белгечләре, хакимият кешеләре, экспертлар катнашачак, дип килештек», – дип сөйләде «ДХР республика медиахолдингы» генераль директоры Николай Черкашин.
«Татар-информ»нан тәрҗемә