news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Рәкыйпов: «Өйләнәсем килә!»

news_top
Айдар Рәкыйпов: «Өйләнәсем килә!»
Салават Камалетдинов

Җырчы Айдар Рәкыйпов әле дә татар эстрадасындагы буйдаклар исемлегендә йөрүен дәвам итә. Алай да, яше барган саен, Айдар да өйләнү турында уйлана башлаган. Бу хакта ул «Туган тел» каналындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.  

«Өйләнәсем килә! Үземнең сөйгән ярымны табып, тормыш корырга вакыт. Хәзер социаль челтәрләр аша да язышып була, аралашырга мөмкинлекләр күп», – дигән ул. 

«Кызлар күп язамы?» – дип сораган аннан алып баручы Роза Хәйруллина. 
«Кызлар да, апалар да күп яза», – дигән Айдар. 

«Димәк, сөйгән ярың юк. Кызлар язуларын дәвам итсеннәр?» – дигән аңа алып баручы. 

«Әлбәттә. Языгыз, аралашырбыз. Мин барыгызның да язганнарын укып торам», – дип җавап кайтарган буйдак егет. 

Сөйгән яры нинди буырга тиешлеге турында ул: «Элек күз алдымда бер фотосурәт бар иде. Яшь барган саен ул рамкалар юкка  чыкты. Иң мөһиме – аңлый белә торган кыз булсын, шул җитә», – дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар