news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Рәкыйпов: «Кызыл диплом эченә минем исемем язылган»

news_top
Айдар Рәкыйпов: «Кызыл диплом эченә минем исемем язылган»
Фото: Айдар Рәкыйпов сәхифәсеннән

Яшь җырчы Айдар Рәкыйпов күптән түгел генә сөйгәне белән никах укыткан иде. Шушы көннәрдә артистның тормышында тагын бер куанычлы вакыйга булган – ул Казан дәүләт мәдәният университетында Венера Ганиева классын тәмамлап, кызыл диплом алган.

«Әлеге кызыл диплом эченә минем исемем язылган. Бүген мин магистр дипломына ия булдым. Күңелдә – аңлатып бетереп булмаслык шатлык.

Венера Әхәтовна, сезгә бәяләп бетергесез хезмәтегез, безгә ышанычыгыз һәм һәрвакыт терәк булуыгыз өчен зур рәхмәт», – дип язды бу хакта Айдар социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: © Айдар Рәкыйпов сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июль 2025
    Исемсез
    Айдар Рәкыйповны котлыйбыз! Бәхетле киләчәк телибез, халыкны шатландырып, матур тормыш насыйп булсын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар