
Йорт хайваннары белән кызыклы видеолар төшерүче Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллинның «урак өсте». Ул инкубаторда төрле сорттагы чебиләр, үрдәкләр, каз бәбкәләре чыгара. Һәм «яңа тормыш» турында видеолар төшерә.
Бу видеолар бигрәк тә авылдан күптән чыгып киткән апа-абыйларның күңелен яулый, алар балачакларына «кайтып килергә» мөмкинлек биргән блогерга рәхмәт сүзләре яза.
Блогер әле йомыркаларын басып утырмаган, ә ташлап чыгып киткән казны ачулана. «Инкубаторга салып карадым, 4 йомырка гына бәбкәле булды, юкка эшләтеп утырдым», – ди ул.
Аптырагач, блогер каз йомыркаларын тавыкка да куйган. Анда да бәбкәләр борнаган. Блогер белән хатыны аларга чыгарга җиңелрәк булсын өчен йомырка кабырчыгын бераз ачып та җибәрә, сәлам дә бирә.
Инкубатордан чыккан каз бәбкәләрен Айдар «исәнмесез, иптәшләр» дип каршы ала. Яңа туган бәбкәләрне тартмага җыйгач, аларны эте белән дә таныштыра блогер.