Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Мәскәүдә: «Эшем юк, киләсе айда фатирга түли алырмынмы?»

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы Мәскәүдә: «Эшем юк, киләсе айда фатирга түли алырмынмы?»
Фото: социаль челтәр

Ике республикада артистларга бирелә торган мактаулы исемнәрнең тулы комплектына ия булучы бердәнбер җырчы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Айдар Галимовның кече кызы Айгизәнең Мәскәүгә күчеп китүе турында язган идек.

Тик Мәскәү Айгизәне колач җәеп каршы алмаганга охшап тора. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде. Ул язылучылары каршына күпсанлы «тату»ларын күреп булырлык итеп киенеп чыккан. Нәкъ шул тәненә нидер яздырган һәм ясаткан, артык ачык киемнәр кигән өчен аны интернет челтәрләрендә еш кына тәнкыйтьләп торалар.

«Гадәттә минем сәхифәмдә матур ясалган видео була иде. Мин «бар да яхшы» дип, көн саен «битлек» киеп ардым. Минем тормышымда да проблемалар күп. 2024 ел мине иң төпкә төшерде. Әйе, мин – Мәскәүдә, матур һәм «текә» фатирда, яраткан шәһәремдә. Әмма киләсе айда аның өчен тули алырмынмы, белмим. Быел мин якын кешеләремне югалттым, мәчем үлде. Мин хәтта үз исемемне дә югалттым. Аңа товар билгесе ясадылар һәм хәзер мин үз исемем белән чыгыш ясый алмыйм. Хәзер минем эшем дә юк, бу – минем таяну ноктам да юк дигән сүз.

Минем ничек бар шулай буласым килә, бу – минем турындагы блог, шуңа аның чын булуын телим. Кем мине белми... Таныш булыйк, мин – Айгизә Галимова. Хәзер фамилиясез ярамый, исемемне үзен генә кулланырга рөхсәт ителми», – дип күңелен ачты җырчы кызы.

«Айгизә дигән йолдыз балкырга тиеш», «Барысы да алда әле», – дип рухландыра язылучылары һәм виртуаль дуслары бераз аптырап калган Айгизәне.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2024
    Исемсез
    Татарстаннын атказанган артисты?атказанырга нэрсэ эшлэгэн сон эле ул?узендэ атказансын да,халык артисты да булсын,Татарстана нишлэгэн сон эле ул?безнен уз артисларыбыз да бар,безнен артисларга Башкортостан да исем бирмилэр бит 1.2 тапкыр жырлап,э аларга 1,2 тапкыр куренгэн очен Дэ исем бирмилэр,шаккаткыч Хэл,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100