Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизәгә: «Сезнең авылча килеп чыга. Сексуаль түгел һәм шарм юк»

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы Айгизәгә: «Сезнең авылча килеп чыга. Сексуаль түгел һәм шарм юк»
социаль челтәрләр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы, җырчы Айгизә Галимова социаль челтәрдәге аккаунтында сторизлар урнаштырган. Җырчы бер мәҗлестә булган һәм аннан фото-видеолар куйган. «Мондый чараларга сирәк булса да барырга кирәк. Шулкадәр таныш кешеләр, барысы да матурлар һәм сиңа елмаеп карыйлар», – дип язган ул.

Яшь җырчыга тәнкыйть сүзләре дә язганнар.Ул шуларның берсен күрсәтте. «Тормышта бердәнбер казанышыгыз – арт саныгыз. Башка мактаныр әйберегез юк. Гаилә корсагыз яхшырак булыр иде», – дигәннәр аңа.

Айгизә Галимова исә: «Ике чират бар иде: берсе – гаилә, икенчесе – матур к*т артыннан. Мин бары тик өстенлекләрне генә билгеләдем», – дип җавап язган. Шулай ук җырчы, комментарийга җавап йөзеннән, арт санын селкеткән сториз урнаштырган.

Элегрәк исә Айгизә Галимова ачык образда фотосессия оештырган иде. Фотосессиядән видеоязманы урнаштыргач та, кешеләр битараф кала алмады: «Әтиеңнең йөзенә кызыллык китерәсең, дип яздылармы инде?», «Иң яхшысы, дип язалар. Кайсы җирендә икән? Шәрә диярлек, чишенеп аткан», «Әстәгафирулла, оят! Син нәрсә, кызый, бозылып беткәнсең, төнлә җырлап йөреп. Әтиеңә әйтәм бит», «Мондый киемнәр киеп, матур хәрәкәтләнә белергә кирәк. Ә сезнең авылча килеп чыга. Сексуаль түгел һәм шарм юк», – дип язганнар. Җавап йөзеннән Айгизә Галимованы яклап язучылар да бар: «Ошамаса, аңа язылмагыз гына! Нигә үзегезне битәрлисез? Шуны аңлагыз: Айгизә сезгә берни дә тиеш түгел, сезнең өметләрегезне дә акларга тиеш түгел. Ул монда хәтта тулаем чишенеп ата ала, һәм ул аны яхшы яктан да, начар яктан да күрсәтмәячәк», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100