news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизә, егете белән ачуланышкач, кем килештергәнен сөйләгән

news_top
Айдар Галимовның кызы Айгизә, егете белән ачуланышкач, кем килештергәнен сөйләгән
социаль челтәрләр

Айдар Галимовның кызы, әтисе юлыннан китеп, бүгенге көндә танылып килүче җырчы Айгизә Галимова шәхси тормышындагы вакыйгалар турында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, йөргән егете белән ачуланышканнан соң, аларның мөнәсәбәтләрен барбершопта эшләүче чәчтараш егет коткарып калган. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.

Блогер егетенең социаль челтәрләрдә калдырган комментариен үзенә дә күчереп куйган. «Эдуард – искиткеч барбер. Ул бүген безнең мөнәсәбәтләрне коткарып калды. Йөргән кызыма минем прическам ошамый иде. Әмма Эдуард аны үзгәртте. Без хәзер бер-беребезне тагын да ныграк ярата башладык», – дип язып калдырган Айгизәнең сөйгән яры.

Әлеге вакыйга Айгизәнең күңелен күтәргән, һәм ул бу хакта үзенең язылучыларына да сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар