news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизә чираттагы «тату»ларын һәм яңа образын күрсәтте

news_top
Айдар Галимовның кызы Айгизә чираттагы «тату»ларын һәм яңа образын күрсәтте
Фото: Айгизә Галимованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов белән Зилә ханымның олы кызы белән кияве кургаш туйларын яки гаилә коруларына 10 ел булуын якыннарын чакырып бәйрәм иткән. Бу мәҗлескә ачык киемнәре һәм күпсанлы «тату»лары белән шаккатырырга яратучы кече кызлары Айгизә дә ныклап әзерләнгән.

Ул социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә чираттагы «тату»ларын – иңбашына төшерелгән берничә күбәләкне, яңа образын һәм егетен күрсәтте. Шулай ук әнисе Зилә ханым белән дә фото куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар