news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызлары: «Бабаебыз белән бергә балачагыбыз китте....»

news_top

Татарстаннның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов гаиләсенә кайгы килде дип хәбәр иткән идек. Әнисенең вафатына бер ел тулу белән аның әтисе дә мәңгелеккә китеп барды. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә әтисенә соңгы рәхмәт сүзләрен язды.

Җырчының кызлары Гүзәл һәм Айгизә Галимовалар да үзләренең сәхифәләрендә дәү әтиләре белән хушлашалар.

Мәскәүдә яшәүче Айгизә, бу авыр хәбәрне ишетү белән юлга чыккан.

«Бабаебызны озаттык. Җәй көне авылга кайтуларыбыз, әбиемнең тәмле ашлары, бабаем белән машинасына утырып печән чабарга баруларыбыз, аның тальянда уйнаулары күңелемдә һәрвакыт яшәр.

Соңгы очрашуыбызда бабаем: «Синең туеңа кадәр яши алмабыз инде, шунысы бик кызганыч», – диде… Мин исә: «Туемда син иң матуры булып утырырсың әле, бабай», – дип шаярттым… Тик бу сүзләр чынга ашмады. Сез бер-бер артлы китеп бардыгыз. Тормыш шулай инде… Мин сезне бик яратам һәм сагыначакмын. Мин сезгә барысы өчен дә рәхмәтле. Кичә мин сындым… Бабаем белән бергә балачагым да китте сыман», – дип яза Айгизә.

Гүзәл Галимова да якын кешесе белән видеолар урнаштырып: «Мин беләм. Сез хәзер күкләрдә очрашкансыздыр. Янә бергә һәм янә бәхетледер… Безнең бабаебыз үзенең яраткан Бибинуры янына китте… 4 апрель көнне әбиебез вафат булган иде. Төгәл бер елдан, 6 июнь көнне бабаебызны җирләдек. Яратабыз, истә тотарбыз, – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар