news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның «Кышкы чәчәк» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты

news_top
Айдар Галимовның «Кышкы чәчәк» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның «Кышкы чәчәк»⁣⁣ җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның көен Гүзәлия иҗат иткән⁣, сүзләрен Эльвира Әхмәтова язган.

«Яңа җырымны күңел биреп тыңлагыз, дусларым! Монда артык сүзләр кирәкми дә кебек, һәркемгә уйланыр урын калсын әле», – дип язган җырчы.

Тамашачы җырны яратып кабул иткән һәм концертларда ишетергә өметләнүләре турында язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар