«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовтан интервью алган. Видеоны «Татарча хит» төркеменә куйганнар. Әңгәмәдә сүз артистның фанатлары турында бара.
Миләүшә:
Айдар абый, сезне фанатларыгыз эзәрлекли идеме? Өегезгә килеп, артыгыздан ияреп йөреп, хатлар язып?
Айдар Галимов:
Төрле хәлләр булды инде. Өй телефонын каян табалар икән, дип гаҗәпләнә идем. Ул вакытларда өй телефонына шалтыратып аптыраталар иде.
Миләүшә:
Хатын-кызлар?
Айдар Галимов:
Ир-атлар түгел инде, Аллаһка шөкер (көлә).
Миләүшә:
Зилә апа ничек кабул итә иде мондый шалтыратуларны?
Айдар Галимов:
Зилә апаең бик сабыр гына, бик аңлап кына. Читен булгандыр инде… Төннәрен, йоклаганда шалтыратканнары да була иде. Көлгән тавышлар ишетелә, ниндидер компания утыра инде анда. Каян таба торган булганнардыр, – дип җавап биргән Айдар Галимов.
«Интертат» җырчы Ришат Төхвәтуллинны да бер фанатының даими эзәрлекләве турында язган иде.