news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов яңа образын күрсәтте: «Күрешсәк, танымый тормагыз»

news_top
Айдар Галимов яңа образын күрсәтте: «Күрешсәк, танымый тормагыз»
Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов яңа образын күрсәтте. Ул фотосессия дә ясаган.

«Бу – мин. Күрешсәк, танымый тормагыз. Ничек сезгә мондый образ?» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Айдар Галимовның яңа образын сәхнәдәш дуслары ошаткан.

«Айдар абый трендта. Миңа бик ошый», – дип комментарий калдырган Лилия Кадыйрова.

«Во! Продюсер», – дип бәяләгән образны Алсу Әбелханова.

«Тигр», – дигән Салават Миңнеханов.

«Вау! Бу – минем әтиемме?» – дип сокланган әтисенә кызы Айгизә.

«Кайбер ир-атлар еллар узган саен яхшырак күренә. Айдар – шундыйлардан», «Күңеле яхшы кеше бервакытта да картаймый. Ә Айдар һәрвакытта да иң мөлаем, ягымлы, көләч йөзле, шуңа да иң яше ул»; «Һәрвакыт килешле киендегез. Еллар сезгә кагылмый төсле» дигән комментарийлар да бар.

Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар