news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов хәрби операциядәге адашы Айдар Галимовка мөрәҗәгать яздырган

news_top
Айдар Галимов хәрби операциядәге адашы Айдар Галимовка мөрәҗәгать яздырган
видеодан скриншот

Җырчы Айдар Галимов махсус операциядә катнашучы, шулай ук Айдар Галимов исемле хәрбигә видеомөрәҗәгать яздырган. Артистның адашына юлланган видеосын блогер Ильяс Батыргәрәев күрсәткән, дип хәбәр итә «Мой Башкортостан» сайты.

Айдар Галимов билгеләп үтүенчә, мондый исемле ир-атлар күп түгел, шуңа алар «бер-берсен белергә һәм кайда булуларына карамастан, ярдәм итәргә тиеш». Җырчы хәрбигә ныклы сәламәтлек, уңыш һәм сабырлык теләгән. «Синең янәшәңдә һәрвакыт таянырдай дусларың булуны телим. Мин моның шулай булачагына шикләнмим дә. Безнең якташларыбыз хезмәт иткән җирдә башкача булуы мөмкин дә түгел», – дигән җырчы.

Айдар Галимов шулай ук махсус операциядә катнашучыларның барысына да Башкортстаннан ялкынлы сәлам тапшырган. Хәрбиләрнең туган якларына, туганнары һәм якыннары янына горур рәвештә әйләнеп кайтуларын теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар