Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: «Урал Рәшитов «Туган як» җырын миңа биргән иде, әмма...»

news_top_970_100
Айдар Галимов: «Урал Рәшитов «Туган як» җырын миңа биргән иде, әмма...»
Салават Камалетдинов

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың үз төркеменә ничек килеп эләгүе турында ВКонтакте сәхифәсендә искә алган. 

«Безгә вокалчы кирәк булуын белеп, Әнвәр Нургалиев Вәсиләне тыңлап карарга тәкъдим итте. Барлык җырчы кызлар арасыннан мин аны аерып билгеләп куйдым. Аңа кадәр төркемебездә башка кыз бар иде, ул безнең белән гастрольләргә дә барды. Әйләнеп кайту белән мин: «Вәсиләне кире кайтарыгыз», - дидем. Безнең искиткеч команда тупланды: җырчылар, аранжировка осталары, композитор. Вәсилә өчен бу бик яхшы башлангыч иде. 

Урал Рәшитовның «Туган як» җырын иң беренче булып миңа тәкъдим иткәнен күпләр белмиләрдер. Әмма мин бу җырны Вәсиләнең әйбәтрәк тоюын аңлап алдым. Шулай итеп аның җыры хитка әйләнде. Вәсилә, аның җаны бүген дә арабызда кебек, аның истәлегенә концертлар да уздырабыз. Ул һәрвакыт күңелдә», – дип искә алган Айдар Галимов сәхнәдәшен. 

«Туган як»ны беркем дә Вәсилә кебек башкара алмый. Кемнәр генә җырлап карамады», «Аның кебек йөрәгеннән чыгарып башкаручы юк. Яратам, юксынам», – дип килешкәннәр Айдар Галимов белән социаль челтәрдә утыручылар.

«Бик иртә китте шул. Берсендә Уфага барган идек. Элекке универмагны яңгыратып җырлаталар. Исем китеп, туктап тыңлап торганым истә. Белсәгез иде аның белән ничек горурланганымны. Тирә-якка карасам, күпләр шулай туктап тыңлап торганны күрдем. Онытмыйбыз, сагынабыз сине, Вәсилә. Сине монда ничек юксынганнарын үзең белсәң иде», – дигәннәр.

 

Фото: © https://vk.com/aidar.galimov

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100