news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов туганлык турында җыр яздырган: «Әллә кемнәр булып йөрмик әле»

news_top
Айдар Галимов туганлык турында җыр яздырган: «Әллә кемнәр булып йөрмик әле»
Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның туган көнендә – 23 февральдә – «Туган итә белик туганны» дигән җыры музыкаль мәйданнарга чыкты.

«Өч Айдардан яңа җыр кабул итегез әле, дусларым. Айдар Тимербаев көе, Айдар Минһаҗев сүзләре, Айдар Галимов башкара. Нәкъ туган көндә – туганлык турында җыр бер дә очраклы булмас. Чөнки еллар үтү белән, барыбер, туганнарга булган мөнәсәбәт тә башкачарак, кадерләбрәк карый башлыйсың, ниндидер уйлар белән нәтиҗәләр ясыйсың...⠀

Кызганычка, бу җыр әлеге көндә бик тә актуаль... Туганлык җепләре ныграк булсын иде, җырыбыз шушы темага игътибарыгызны җәлеп итсен иде», – дип өнди җырчы.

..Заманалар шулай узгәрәме,

Узгәртәме дөнья көтүләр?

Ерагая ара, онытылып бара

Туганнарны якын итүләр.

Ерагаймыйк..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар