news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов мода артыннан калышмыймы яки акча ягы чамалымы?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның социаль челтәрләрдә бик шаян видеотасмасы пәйда булган.

news_top
Айдар Галимов мода артыннан калышмыймы яки акча ягы чамалымы?
Видеодан скриншот

Видеода Айдар Галимовтан башка тагы Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова кебек танылган җырчыларны күрәбез.

Билалов Галимовка кыска җиңле күлмәге һәм жилеткасы буенча «төрттерә». Күренеп тора: һава торышы бик эссе.

Кемдер әйтә «җиңнәр ачык – вентиляция яхшы» дип... Шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинованың: «Айдар Галимовның яңа образы, яңа стиле, модадан калышмый», – дигән сүзләре ишетелә. Кемдер шунда ук «җиңгә акча җитмәгән» дип тә фаразлап шаярта.

Эстрада йолдызының киеме, иң мөһиме, үзенә уңайлы булсын инде... Бу эсседә «Айдар абый, жилеткагызны салыгызчы, мода дип интекмәгез» диясе дә килә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар