Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова ир-атларның үзенә карата мөнәсәбәте турында язган. Аңа социаль челтәрдә: «Нигә сез мөнәсәбәтләрдә түгел?» – дигән сорау биргәннәр.
«Бу сорауга ничек җавап бирергә белсәм иде! Миңа калса, миндә хатын-кыз энергиясе аз кебек, һәм сүз күлмәкләр яки макияж турында бармый. Ир-атлар мине дус итеп кенә кабул итә, үземә ошаганнары да. Дус буларак мин бик яхшы. Бу, мөгаен, ниндидер саклану реакцияседер.
Узган ел таныш һәм таныш булмаган ир-атлардан үз адресыма өч тапкыр: «Мин синнән куркам», – дигән сүзләр ишеттем. Хатын-кыз буларак куркалар, күз алдына китерәсезме?! Кызганыч, беркем дә минем никадәр йомшак, кайгыртучан һәм җиңел партнер икәнемне белми дә», – дип яза ул.
Фото: © Айгизә Галимованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан
Фото: © Айгизә Галимованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан