Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: «Эстрада белән шигъриятне чагыштырып булмый»

«Шагыйрьләр язалар, без бер дә буш калдырмыйбыз. Аның да хакы бар, элек юк иде ул», - ди җырчы.

news_top_970_100
Айдар Галимов: «Эстрада белән шигъриятне чагыштырып булмый»

TMTV музыкаль премиясен тапшыру тантанасы алдыннан узган пресс-конференциядә Татар Today журналистының «Татар-башкорт шагыйрьләре, язучылары гонорарга яши алмый, ә эстрада вәкилләре гонорарга рәхәт итеп яши ала. Бу нәрсә белән бәйле икән: татар-башкорт халкы укудан биздеме, әллә инде шулай күңел ачып яшәүгә генә кайтып калдымы?» – дигән сорау артистларны бер мәлгә телсез калдырды. 

Айдар Галимов бу сорауга: «Эстрада белән шигъриятне чагыштыру дөрес түгел», – дип белдерде. 

Бу сорау буенча аерым бер тапшыру төшерергә кирәк. Эстрада белән шигъриятне чагыштырып, ярыштырып, болар шулхәтле, болар бу хәтле дип әйтү урынлы да булмас, дөрес тә булмас. Бер карасаң, шигъриятсез эстрада яши алмый. Икенче карасаң, эстрада үз тормышы, шигърият үз тормышы белән яши. Барыбер дә уртак эш эшлибез, ә финанс яклары шагыйрьләр белән җырчылардан гына тормый. Бик авыр сорау, уйларга кирәк, – ди Айдар Галимов.

TMTV телеканалы директоры Лилия Кадыйрова журналистларга карап, китапханәләргә күбрәк йөрергә кирәк, диде. 

Концертка йөргән кебек йөрегез китапханәләргә, йөрегез китап кибетенә. Барысы да халыктан тора бит. Алар гына җавап бирә торган сорау түгел, –диде ул артистларга карап.

«Барс-медиа» инновацион эшлекле үзәге директорлар советы рәисе Камил Гәрәев исә: «Телне саклауда, милләтне саклауда бер артык эш тә юк. Кем ничек булдыра ала», – диде.

Әлеге дискуссиягә Әнвәр Нургалиев та кушылды. Китап укымауны ул интернет белән бәйләде. 

Миңа калса, глобализациядән беркая да качып булмый. Интернет булмаса, әлбәттә, укырлар иде. Бездә ул булмады, без укырга тырыштык. Ну мин үз гомеремдә унлап кына китап укыганмындыр. Анысы да кызганыч. Шагыйрьләр булмаса, җырлар булмас иде. Без дә үзебезчә тырышабыз, – диде ул.

Айдар Галимов шигырьләрне дә бушка алмауларын белдерде. «Соңгы арада коммерция мәсьәләләре бар. Шагыйрьләр язалар, без бер дә буш калдырмыйбыз. Аның да хакы бар, элек юк иде ул. Бер зур эш башкарабыз», – дип йомгаклап куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100