Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: «Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз...»

news_top_970_100
Айдар Галимов: «Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз...»
Александр Эшкинин

Күңел тынычлыгың булмаса, бернәрсә дә кирәк түгел, диләр. Бүгенге катлаулы заманда әлеге төшенчәнең кыйммәтен аеруча нык тоя башладык шикелле. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә шул турыдагы уйлары белән бүлешкән. 

«Күңел тынычлыгы, уйлап карасаң, бик зур нәрсә. Әллә нинди уңышларга ирешергә, әллә нинди байлыклар тупларга, шул ук вакытта күңелеңдә тынычлык булмаска мөмкин. Бу – зур бәхетсезлек. Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз, шуңа ирешергә тырышабыз һәм шул вакытта күңел тынычлыгын югалтырга мөмкинбез. Аны каян алып була? Беренчедән, шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәктер. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәндәй, башкаларның тормышы читтән һәрвакыт яхшырак сыман тоела. Каян беләсең эчтә ниләр барын? Гаиләңнән, балалардан, тормышыңнан канәгатьләнү хисе булса, тормыш җиңелрәк була, миңа калса… Дога уку, Ходай Тәгаләгә ышану, аңа буйсыну да күңел тынычлыгы бирә, – дип язган җырчы 

«Иң мөһиме – ил тыныч булсын, барысы да исән-имин әйләнеп кайтсын. Шунда булыр тынычлык»,

«Илдә тынычлык урнашса, балалар, оныклар исән-сау булса, күнел тынычлана. Мин сезнең, Зәйнәбнен җырларын тыңлыйм, җырлар да күңел тынычлыгы бирә», -  дип үз ысуллары белән уртаклашканнар Айдар Галимовның социаль челтәрләрдә утыручы дуслары. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100