Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов Данир Сабиров телефонына, качып кына, видео яздырган: «Үзе минем кәчтүмдә»

news_top_970_100
Айдар Галимов Данир Сабиров телефонына, качып кына, видео яздырган: «Үзе минем кәчтүмдә»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар эстрадасы артисты Айдар Галимов көтелмәгән видео төшерде. Ул Данир Сабиров телефонын «урлаган» һәм шунда видео яздырып куйган. Вакыйга бер концерт вакытында бара.

Беләсезме? Данирның телефоны торып калган. Ул хәтта парольгә куелмаган, сүндерелмәгән. Ул сәхнәдә. Шуның белән файдаланып… – дип дулкынлануын һәм ярамаган эш эшләргә җыенуын сөйли башлый Айдар Галимов. – Беренчедән, озакламый, мин чыгам. Кыяфәтне «нормальный» итәргә кирәк. Ул үзе минем кәчтүм белән чыгып китте әле, күз алдына китерәсезме? … Тә-ә-әк, беренче бүлекне без озайтыбрак ташладык, минемчә. Әллә Данир күп сөйләде, әллә мин күп сөйләдем. Икенчесен шуңа кыскартабыз. Тегеннән-моннан кыскарттык программаны, яхшы гына килеп чыгарга тиеш. Ә болай… Данир үзе бу турыда белми…

Айдар абыйның бу шаяртуын Данир Сабировның социаль челтәрдәге тамашачысы бик тә җылы кабул иткән. Күпләр хуплауны аңлата торган смайллар тезгән.

«Концерт бик шәп»;

«Молодец, Айдар абый»;

«Балдею от Айдара. Такой няшка», – дип сокланучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100