Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовтан «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина уңышларга ирешүенең серен сораган.
Әниегезнең бер сүзе йөрәккә үткән иде. «Кайвакыт, Айдар балакаем әллә бәхет йолдызы астында туганмы икән, дип тә уйлап куям», – дигән иде ул. Сезгә уңышлар башкаларга караганда җиңелрәк бирелә дип, әни кеше читтән күзәткәндер, мөгаен. Сез бу сүзләрне искә алсагыз, нәрсә әйтер идегез бүгенгесе көндә? – дигән ул.
Әни – бик дипломат кеше, ул барысын да сөйләп тә бетермәс. Аның тәнкыйтьләп әйткән сүзләре дә булды, һәм алар мине дөрес юнәлтте бу тормыш юлында, – дигән җырчы.
Ничек бирелә сезгә уңыш, җиңел биреләме? Сез бит инде – бик югары дәрәҗәләргә ирешкән кеше? – дип дәвам иткән Роза.
Читтән караганда, миңа бөтен нәрсә җиңел бирелә кебек ул. Марат Кәбировның бер концертында катнашканда, ул да мине: «Айдар Галимовның тормыш юлы бик җиңел, үзе теләгәнчә, проблемаларсыз, җайлы гына бара кебек», – дип чыгарды сәхнәгә. Аллаһы Тәгалә миңа биргән икән мөмкинлекләр, мин аны аңлап кабул итәм. Мин аның җиңелме, авырмы икәнен күрсәтмим. Җиңел дип күренсен, нигә сәхнә артындагы проблемаларны, тормыштагы кайбер моментларны башка кешеләргә күрсәтергә? Безнең икенче миссия – без һәрвакыт кешеләргә шатлык, позитив һәм ниндидер бер җиңеллек өләшергә тиешбез. Бигрәк тә бүгенгесе көндә, – дигән ул.