news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов белән Алсу дуэтын тәнкыйтьләгәннәр

news_top

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Россия эстрадасы йолдызы Алсуның Уфада узган сольный концертында чыгыш ясаган. Ул үзенең якташы белән дуэтта Рим Хәсәнов иҗат иткән легендар «Кышкы романс» җырын башкарган.

«Чакыруың өчен зур рәхмәт, Алсу! Искиткеч матур тарих язылды», – дип видеолар белән уртаклаша үзенең сәхифәсендә Айдар Галимов.

Тамашачыларның бер өлеше әлеге дуэтны югары бәяләгән. «Балачак җырыбыз. Бу җырның кадерен яңа гына белә башладым», «Айдар абый, тавышыгыз ничектер үзенчәлекле бу җырда», «Искиткеч дуэт», – дигән комментарийлар бар видео астында.

Әмма Айдар Галимов белән Алсуның дуэтын ошатмаучылар да күп булган. Халык әлеге җырны легендар җырчы Фидан Гафаровның хит җыры буларак кабул итә. Күпчелек комментарийлар да шул хакта. «Фидан Гафаровка җитми инде», «Гафаров бу җырны шәп җырлый иде. Аерым бер тембр белән, бөтен күңелен биреп», «Фидан абыйны беркем алыштыра алмый», – дип язалар алар.

«Алсуның тавышы бөтенләй ишетелми. Ул беркайчан да җырлый белмәде», «Ничек кенә хөрмәт итсәм дә язам – Айдар абыйга бармый бу җыр», «Бу җыр өчен тавышыгызның көче җитми», – дип комментарийлар язып калдыручылар да байтак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар