Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов Әнвәр Нургалиевка: «Пәнҗешәмбе обедта нинди глава юбилееңа килсен!»

news_top_970_100
Айдар Галимов Әнвәр Нургалиевка: «Пәнҗешәмбе обедта нинди глава юбилееңа килсен!»
Фото: "Татар-информ" архивы

Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан ул үзен котлаучыларның видеолары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлеште. Алар арасында иң кызык видеоларның берсе – Айдар Галимов юбилярны котларга чыккан мизгел.

«Кайчандыр безгә дә 50 яшь булды. Безнен формат икенчерәк, кешечә иде. Без шимбәне сайлый идек, башта концерт куябыз, аннары гына өстәл артына утыра идек. Әнвәрнеке кешечә түгел, авантюрист. Ниндидер гастрольләр арасында юл уңаенда Уфага кайткан да, тиз генә безне җыярга булган. Пәнҗешәмбе, 1 февраль, көндезге сәгать 1дә. Бу – «утренник» инде. Гадәттә, бу вакытта балаларны «утренник»ка әзерлиләр. Рәхмәт, Әнвәр! Барысы да канәгать һәм бәхетле», – диде ул рәхәтләнеп көлгән кунакларның алкышларына күмелеп.

«Бер глава да булмый», – ди кисәтте Әнвәр. Әлбәттә, пәнҗешәмбе обедта нинди глава юбилееңа килсен. Кем генә булсаң да, уйлап карасаң. Ә без килдек менә. Брат, энем, хезмәттәшем, дустым дип әйтә алам.

«2017 елда, Әнвәр абый, сез 50 мең сум тора идегез», – диделәр. Ул вакытта мин аны «дустым» дип йөртми идем әле. Шул вакытта «мин күпме торганмын икән» дип уйлап куйдым. Мин бераз кыйммәтрәк торганмындыр. Хәзер 2024 елда Әнвәр кыйммәтрәк тора. Тормыш шулай итә ул», – дип шаяртты Айдар Галимов.

Комментарийларда бихисап смайликлар тәгәри-тәгәри көлә, күпләрнең кәефен күтәргән шаярта белеп шаяручы җырчы. «Әйткән һәр сүзен уйлап әйтә. Яшьләр, үрнәк алыгыз инде», – дип искәрткән берәү.

Җырчының русча сөйләвенә бәйләнергә теләүчегә: «Чарада татарча белми һәм аңламый торган кешеләр бар икән, бар кешедә аңлый торган телдә сөйләргә кирәк. Бу – хөрмәт дип атала», – дип итагатьле итеп җавап биргән Айдар Галимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100